16+

Фатирлы иткән иң кыска юл

Кышкы айларда авылга кунакка кайтканда, кулга көрәк тотып, кар көрәп йөргән булам. Биш-алты минуттан баштан пар бөркелә, борын мышкылдый, кар көри-көри җеп өзәрлек тә хәл калмый. Ә көн саен иртәнге биштән торып, зур территориядәге карны көрәп кара син?!

Фатирлы иткән иң кыска юл

Кышкы айларда авылга кунакка кайтканда, кулга көрәк тотып, кар көрәп йөргән булам. Биш-алты минуттан баштан пар бөркелә, борын мышкылдый, кар көри-көри җеп өзәрлек тә хәл калмый. Ә көн саен иртәнге биштән торып, зур территориядәге карны көрәп кара син?!

Шунлыктан Казан­да ишегалды җыештыру­чылар­ның шактые кышкы айларга кергәндә эштән китә. Башкалада 4200дән артык ишегалды бар, җыештыручылар исә 2,5 мең кеше генә. Бу һәр эшчегә икешәр ишегалды туры килә дигән сүз. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гый­ниятуллин:

- Казанда ишегалды җыештыручы вазифаларына кешеләр кирәк, хезмәт хаклары 7 меңнән алып 20 мең сумга кадәр, - диде. Ләкин ишегалды җыештырыр­га ашкынып торучылар аз.

Кышкы айларда исә, югары хезмәт хакы алу өчен, икеләтә тир түгәргә кирәк. Таләп буенча, тротуар кардан һәм боздан тулысынча арындырылган булырга тиеш. Дворникларның күбесе - 40‑50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, әле шуларның да яртысы - хатын-кызлар. Алар кар күп яуган көннәрдә икешәр ишегалдын, никадәр генә тырышсалар да, тиешле дәрәҗәдә җыештырып өлгерә алмыйлар. Карны тракторлар белән чистартыр­га ишегалларын тутырган җиңел автомобильләр комачаулый. Дворниклар исә, тракторлар бар бит безнең, ник безгә техника бирмиләр, дип зарланалар. Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы киңәшмәләрдә идарәче компанияләр җитәкчеләре: «Пар­кинглар төзеп, ишегалларындагы машиналардан котылмасак, без кече күләмле техниканы кар чистартуда тиешенчә куллана алмаячакбыз. Тагын 5‑10 елдан кул көче белән ишегалды җыештырырга теләүчеләр табылырмы икән?» - дип борчылалар.

СССР заманнарында ишегалды җыештыручы булып эшләүчеләргә «служебный» фатир бирелә иде. Кызганыч, хәзер әлеге закон гамәлдә түгел. Казан бу мәсьәләне үзлегеннән чишәргә омтыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин:

- Яңа Савин районындагы «Уңайлы торак» идарәче компаниясе ишегалды җыештыручыларны торак белән тәэмин итү мөмкинлеге тапты. Бу уңай башлангычны шәһәр күләмендә җәелдерергә кирәк. Башка идарәче компанияләр дә һәр йортның беренче катында урнашкан техник бүлмәләрне торак шартларына яраклаштырып, ишегалды җыештыручы вазифасын башкарырга теләүчеләргә бирү чаралары күрсен, - диде «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Бик тә саллы кызыксындыру бу. «Уңайлы торак» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев әйтүенчә, алар 60 кешегә «служебный» фатир биргәннәр. Мәсәлән, шуларның берсе Раил Сибгатуллин: «Энергоуниверситетта укыйм. 41 нче ЖЭУга дворник булып урнаштым. «Уңайлы торак» идарәче компаниясе бөтен шартлар тудырылган бүлмә бирде», - дип рәхмәтен белдерде. Шулай фатирлар бирә башласалар, башка төбәкләрдән күченеп кайтучылар да, студентлар да яшәп тору урыны хакына ишегалды җыештыручы булып урнашырга мөмкин. Белмәссең, эшче куллар күбәйгәч, карга баткан яки «манный боткасына» әверелгән кайбер ишегаллары да ялтырап торыр.

Фото: Дамир Бәдриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading