16+

Филгә чебен шапалагы белән

Берәүдән: - Ник эчәсең? - дип сораганнар. - Соң, аракы сыек ич... - Ә каты булса? - Каты булса... кимерәм! - дип җавап кайтарган ди теге. Йә, мәзәге ничек, кызыкмы? Ә бит чынлыкта монда көләрлек бернинди кызык та юк. Киресенчә: «Бетәбез бит, җәмәгать!» - дип каравыл кычкырасы килә. Ә мәзәк...

Филгә чебен шапалагы белән

Берәүдән: - Ник эчәсең? - дип сораганнар. - Соң, аракы сыек ич... - Ә каты булса? - Каты булса... кимерәм! - дип җавап кайтарган ди теге. Йә, мәзәге ничек, кызыкмы? Ә бит чынлыкта монда көләрлек бернинди кызык та юк. Киресенчә: «Бетәбез бит, җәмәгать!» - дип каравыл кычкырасы килә. Ә мәзәк...

Берәүдән:
- Ник эчәсең? - дип сораганнар.
- Соң, аракы сыек ич...
- Ә каты булса?
- Каты булса... кимерәм! - дип җавап кайтарган ди теге.
Йә, мәзәге ничек, кызыкмы? Ә бит чынлыкта монда көләрлек бернинди кызык та юк. Киресенчә: «Бетәбез бит, җәмәгать!» - дип каравыл кычкырасы килә. Ә мәзәк исә ул безнең илдә соңгы елларда килеп туган гаять аяныч хәлне чагылдыра торган үзенчәлекле индикатор гына.
Дөрестән дә, бүген Россиядә эчүчелек коточкыч киң масштаб алды. Ул инде хәтта аның милли иминлегенә дә куркыныч тудыра. Федераль Дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан территориаль бүлеге мәгълүматларына гына күз салыйк. Алар уйландыра. Мәсәлән, 2011 елда республикада алкоголизм һәм алкоголь психозы диагнозы куелган авыруларның саны инде 35 мең кешегә җиткән. Бу - һәр 100 мең кешенең 922се алкоголик дигән сүз. Монысы әле рәсми теркәлгәннәре генә. Чынлыкта, андыйларның саны 10-15 тапкырга күбрәк. Иң аянычы - бу афәт корбаннарны үзенә яшьләр арасыннан эзли. Бүген яшүсмер егетләрнең 33 проценты, ә кызларның 20 проценты исерткеч эчемлекләрне (сыраны да кертеп) көн дә куллана.
Сер түгел, бүген безнең дәүләтне иң борчыган проблемаларның берсе - илдәге демографик хәл. Халык саны күзгә күренеп азая. Һәм монда аракының да өлеше гаять зур. Мәсәлән, Татарстанда 2010 елда барлыгы 47974 кеше үлгән. Шуларның 5709ы - аракыдан. «Шайтан суы»ның республика казнасына китергән зыяны гына да 9,4 миллиард сум тәшкил итә.
Тулаем Россия буенча алып карасак, хәл тагын да кискенрәк. Мәсәлән, илнең баш санитар табибы Геннадий Онищенконың әйтүенчә, Россиядә аракыдан ел саен 700 мең кеше үлә. Бу бит һичнинди сугышсыз-нисез тулы бер шәһәр халкы юкка чыга дигән сүз. Димәк, аракы халыкны күпләп юк итү коралы булып чыга түгелме соң?! Әле моңа тагын тәмәке һәм наркотиклардан үлгән 300-400 мең кешене дә өстәсәң, сан, гомумән, котны ала.
Әлбәттә, мондый вазгыятькә ризасызлык белдерүчеләр дә аз түгел. Бу турыда эреле-ваклы трибуналардан еш әйтелә. Мәсәлән, әле февраль аенда гына Казанда Республика наркология диспансерында халыкны алкоголизмнан дәвалауның заманча ысуллары турында семинар үткәрелде. Аптыраганнан, билгеле. Чөнки моңарчы кулланылып килгән ысулларның файдасы шул чаклы гына. Мәсәлән, бүген наркодиспансерларда дәваланып чыккан сәрхушләрнең өчтән икесе, бер ел да үтми, яңадан эчә башлый. Семинарда катнашучылар моның сәбәбен илдә алкоголизмга каршы көрәш культурасының түбән булуы һәм аракының кешегә артык җиңел эләгүе белән аңлаталар. Ләкин сәбәп, минемчә, бүтәндә - әлеге мәсьәләгә карата дәүләт дәрәҗәсендә чагыла торган битарафлыкта.
Мәгълүм ки, дөньяда алкоголизм проблемасы тулаем хәл ителгән илләр дә бар. Андыйлар - 41. Бу башлыча мөселман дәүләтләре. Аларда коры закон хакимлек итә. Моннан тыш, әле тагын 40 илдә аракы сату дәүләт күзәтүе астында. Бу да шактый уңай нәтиҗә бирә. Кыскасы, 81 дәүләттә (аларда дөньядагы барча халыкның 2/3 өлеше яши) алкоголизм проблемасы теге яки бу дәрәҗәдә хәл ителгән. Ә менә Җир шарының калган 1/3 халкы - «исерек». Әйтергә кирәк, бу - «культуралы эчү» теориясе кулланыла торган илләр. Соңгы 50 ел эчендә Россия дә алар исемлегендә. Ә бит әле 100 еллар элек кенә Россия аек тормыш теориясен законлаштыручы ил санала иде. Хәтта бездә «Собреология» дигән фән дә булган. (Бу - аек рәвешле тормыш теориясе турындагы фән.) Әлеге фән өстендә Бехтеров, Павлов һәм Введенский кебек атаклы галимнәр эшләгән.
Шунысы кызык, күпләр кешеләрне үтерү буенча беренче урында наркотик тора дип уйлый. Шуңа да әлеге проблема турындагы теманың соңгы вакытта матбугаттан төшкәне юк. Ә чынлыкта үтерүчеләрдән беренчелекне нәкъ менә аракы тота. Икенче урында - тәмәке. Бары шуннан соң гына - наркотиклар. Моңа да карамастан, тәмәке белән аракыга игътибар юк дәрәҗәсендә. Киресенчә, аларга адым саен реклама бирелә. Сәбәп: аракы белән тәмәке - законлаштырылган наркотик. Һәм алар элек-электән дәүләт казнасын баету чыганагы булып саналып килде. Тик кайбер экспертларның әйтүенчә, бу - ялгыш фикер. Чынлыкта, аракы сатудан алынган табыш бары тик аны җитештереп сатучы кесәсенә генә керә. Ә дәүләт исә, киресенчә, аракыдан килгән һәр сумга 3-5 сум акчасын югалта гына. Бу - айныткычлар, наркодиспансерлар тоту, алкоголикларны дәвалау, исерекләр кылган җинаятьләрдән килгән зыян, юл-транспорт һәлакәтләре, әти-әниләре эчүгә сабышкан балаларны приютларда тәрбияләү һ.б., һ.б.
Әгәр дә дәүләт үз гражданнарын үзе бер кулы белән «эчмә» дип кисәтә, ә икенчесе белән аңа шешә тоттыра икән, минемчә, проблема беркайчан да хәл ителмәячәк. Чөнки бездә аракы әле һаман да азык-төлек продукты булып санала. Һәм аны теләсә кайсы кибеттән сатып алырга мөмкин. Ә чынлыкта ул - наркотик. Моны инде дөнья галимнәре 1915 елда ук исбатлаганнар иде. Тик дәүләт башындагылар өчен бу нигәдер һич уйланырлык сәбәп түгел.
Ә менә шулай ук безнең кебек демографик проблемалы илләр рәтенә кергән Швециядә әлеге мәсьәлә дәүләт күләмендә хәл ителә. Мәсәлән, анда һәр районга нибары бер аракы кибете. Анда да әле сату вакыты катгый чикләнгән. Аракы кичке сәгать өчтән алтыгача гына җибәрелә. Аны паспортын күрсәткән кешегә генә саталар. 21 яшь тулмаган икән, эчемлек гомумән сатылмый. Тагын шунысы да бар: аракы сатып алучының паспорт мәгълүматлары компьютерга кертелә һәм полициядә теркәлә. Һәм ул ахыр чиктә илдә гражданнарга бирелә торган күп ташламалардан колак кагарга мөмкин. Швеция хөкүмәте аек тормыш өчен акчаны кызганмый. Мондый дәүләттә инде аракы мафиясе дә законнарны үз файдасына яраклаштыра алмый.
Хәер, бездә дә алкоголизмга каршы көрәш оештырырга маташкан булалар анысы. Мәсәлән, баш санитар табиб Геннадий Онищенко Россиядә 1994 елга кадәр гамәлдә булган ЛТПларны (алкоголикларны һәм наркоманнарны мәҗбүри дәвалау-хезмәт профилакторийларын) яңадан кайтартмакчы.
Исегезгә төшерәбез: дәвалау-хезмәт профилакторийлары 1964 елдан 1994 елга кадәр яшәп килде. Аларга кешеләрне җирле суд карары нигезендә ике елга кадәр урнаштырырга мөмкиннәр иде. Гадәттә аңа җәмәгать тәртибен, хезмәт дисциплинасын бозучылар эләгеп килде. Дөрес, ЛТПлар еш кына хакимияткә бик үк ошап бетмәгән шәхесләрне ябып тоту өчен дә кулланылды. Шуңа күрә аларның алкоголикларны дәвалаудагы роле күпләрдә каршылыклы фикерләр уята. 1994 елда, «демократ» Борис Ельцинның мәгълүм указы нигезендә, ЛТПлар ябылды.
Ә инде Геннадий Онищенконың аларны яңадан кулланышка кертергә омтылуы ул - бары тик филне чебен шапалагы белән сугып үтерергә тырышу кебек кенә, миңа калса. Чөнки мәсьәләне дәүләт күләмендә тамырдан хәл итми торып, ниндидер уңай нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading