Фираявналар ахырзаман галәмәтеме?
Авылыбызда кызык кына бер малай бар иде безнең. «Синең отчествоң ничек?» – дигәч, «Фираявна», – дия иде ул. «Ничек инде алай?» – дип гаҗәпләнгәч, үзенчә аңлатып та күрсәтә иде. «Әниемнең исеме – Фирая, әтиемнеке – Шамил.
Энем әтигә охшаган, шуңа ул – Шамилевич, ә мин тач әни, шуңа мин Фираявна булам инде», – дип җавап бирә иде. Дүрт-биш яшьләр тирәсе булган микән инде аңа ул вакытта.
Хәзер дә бар икән бит ул Фираявналар. Хәтта документларда «отчество» графасына баласына әтисе исемен түгел, әнисенекен бирүчеләр очрый башлаган.
Баксаң, кайбер чит илләрдә бу гадәти күренеш икән.
Һиндстан, Бангладеш, Индонезия, Вьетнам якларында яшәүче әниләр балаларына үз исемнәрен дә өстәп кушалар. Хатын-кыз исеменнән барлыкка килгән фамилияләр дә җитәрлек. Англиядә кияүгә чыкмыйча бала тапкан хатыннар арасында яки бала туганчы әтиләре үлеп киткән очракта, сабыйга әнисенең исемен бирү гадәте булган. Россиядә мондый фактлар революциягә кадәр бик кечкенә авылларда күзәтелгән. Моны наданлык сәбәпле килеп чыккан, дип тә фаразлыйлар.
Татарстанның ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең республикада мондый хәлләр ишетелгәне юк.
Россия Гаилә кодексы буенча да балага бары әтисе исемен генә бирергә рөхсәт ителә. Дөрес, баласын ялгыз үстерүче әни отчествога кемнең исемен язарга икәнен сайлый ала. Канунның әлеге үзенчәлеген оста кулланучылар да бар икән. Бу очракта исемнең ир-атныкы икәнен расларга кирәк. Әйтик, Юлия исемле хатын кызын Юльевна дип атарга тели икән, ул Юлиянең ир-ат исеме икәнен расларга тиеш. Дәлилләүчеләр булган. Гай Юлий Цезарь, Юлий Гусман, мәсәлән. Исеме ир-атныкын да, хатын-кызныкын да аңлаткан исемнәр очрап куя. Ул яктан безнең татарларга җайлы булыр иде: Рәйхан, Йолдыз, Фирдәвес, Айнур, Чулпан, Айназ... Әллә әтинеке, әллә әнинеке? Аерма юк.
Сүз уңаеннан, адвокат Мария Ярмуш отчествода әнисе исеме язылса да, бу документ законлы булырга тиеш, дип фикерен белдергән. Ньюс.майл.ру. хәбәр иткәнчә, Россия Конституциясе буенча ир-атлар да, хатын-кызлар да тигез хокуклы. Шуңа да балага әнисе исемен бирүнең бер гаебе дә юк, дип саный адвокат.
«Россия иҗтимагый инициативасы» платформасында бу хакта халык фикерен дә сорашканнар. Әлеге тәкъдим федераль дәрәҗәдә каралсын өчен, 100 мең тавыш җыярга кирәк булган, тик халыкның бик азы гына бу фикерне хуплап тавыш биргән.
Ә сез отчество графасына әни исемен бирүгә ничек карыйсыз?
Дамир Исхаков, тарихчы, этнолог:
– Бу хакта беренче тапкыр ишетәм. Әнисе ягыннан туганлык җепләрен нык саклаган халыклар бар анысы. Тарихта хатын-кыз исеменнән ясалган фамилияләр дә очрый. Тик менә балага әнисе исемен бирүчеләрне белмим. Һич югы Россиядә бу традиция юк. Мөселманнар өчен дә ят нәрсә. Тик икенче ягын уйласаң, отчествода әти исемен ялгыш күрсәтү белән килеп туган проблемаларны исәпкә алсаң, балаларны ялгыз үстерүче әниләргә бәлки баласына исем биргәндә сайлау мөмкинлеген калдыру дөрестер.
Илназ Баһ, Татарстанның атказанган артисты:
– Балаларым Гүзәлевич булсыннар инде, әстәгъфирулла! Бу бит – әкият! Ахырзаман, диярсең. Һәр баланың да әтисе бар лабаса. Кайбер очракларда аны әнисе ялгыз үстерсә дә, бала җилдән тумаган бит. Баласына дәү әтисе исемен биргән хатын-кызлар турында ишеткәнем бар. Балага әтисе исемен бирү ул минем өчен беренче чиратта, элек-электән килгән йоланы үтәү. Татарларда бабасы исемен фамилия итеп алу гадәте булган, хәзер болай да бу кагыйдә бозылган. Бәлки балаларга башта матур исемнәр кушарга өйрәнергә кирәктер. Икенчедән, бу – нәселне, татарлыгыңны саклау. Горурлык.
Алинә Зарипова, газета укучы:
– Кызык бит. Матур яңгырый да. Алинавна. Алинавич. Миңа ошый. Ни өчен канун буенча әти исемен генә бирергә ярый соң балага, ә бәлки ул баланы тәрбияләргә ярдәм дә итмидер, баласын килеп күргәне дә юктыр? Миңа калса, баласын ялгыз үстерүче әниләргә мондый мөмкинлек бирергә кирәк.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар