Шәһри Казан

Физикларның да дусларына әйләнүче экстрим

«Экстрим», дигәч, күз алдына «Не тормози, сникерсни» дигән реклама сүзләре килеп баса. Тик «Сникерс» шоколады белән генә ерак китеп булмый шул әле бу спорт төрендә... Заманча спорт төрләренең кайберләре 1950 елларда барлыкка килеп, аннан соң гына «экстремаль» дип атала башлый. Спортның әлеге төре тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч тудыра, үз эченә...

Алар тормыш проблемалары, стресс һәм депрессия белән дару яки алкоголь ярдәмендә көрәшмиләр. Җил дә, су да бу спортчылар өчен якын дус. Адреналин һәм экстрим ярдәмендә дәваланучы бу кешеләрне кайтингчылар дип атыйлар. Башкалада әлеге спорт төренә өйрәтүче махсус клуб та эшләп килә. Аның җитәкчесе Владимир Саланкин белән әңгәмәбез кайтинг серләре турында.
- Бу популяр спорт төре турында тулырак сөйләп китегез әле.
- Кайтинг - экстремаль спорт төре. Аның белән елның теләсә кайсы вакытында шөгыльләнеп була. Әлбәттә, җиһазны гына алыштырырга туры киләчәк. Җәй көне пилот, «оча торган елан»ны кулында тотып, махсус ясалган тактага басып, су өстеннән шуып йөрсә, кышын тактаны сноуборд, ә суны боз алыштыра. Кайтингның бөтен кызыгы да шунда: очканда синең тизлегең бик зур була. Мәсәлән, безнең бүгенге рекорд - бер сәгатькә 106 чакрымны шуып узу.
- Шундый тизлек белән баргач, тән җәрәхәте алу куркынычы юкмы соң?
- Экстрим дигәч, күпләр: «Сәламәтлегемә зыян килер дип куркам», - ди. Бу спорт төрен шахмат уены белән чагыштырып булмый инде. Бездә иң мөһиме - сиңа бирелгән бөтен әйберне дөрес файдалана белү. Мәсәлән, кайтны («оча торган елан»ны) ничек тотарга кирәклеген белмәгән кеше тәненең берәр өлешен авырттыра ала. Статистика буенча, инструктор белән өйрәнүче спортчы тән җәрәхәте алмый диярлек. Тик экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнергә җыенган кеше шуны онытмаска тиеш: сәламәтлеге өчен һәр кеше үзе җаваплы.
- Кайтинг клубының эшләү серләрен дә ачсагыз иде...
- Бүген клубта 50дән артык кеше кайтингта йөрергә өйрәнә. Өйрәтү бары тик яңа җиһазларда гына алып барыла. Тренерларга килсәк, алар өчәү. Бөтенесенең тәҗрибәсе зур. Әмма Илнур Латыйпов турында аерым әйтеп китәр идем. Ул үзе дә Россия күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә берничә тапкыр җиңүче булды. Кайтингта 2 елдан артык «очып йөри». Ә һөнәре буенча Илнур - физика һәм математика фәннәре кандидаты. Бу тагын бер тапкыр кайтинг белән теләгән барлык кеше дә шөгыльләнә алганын дәлилли.
- Бу спорт төре буенча берәр төрле ярышлар, бәйгеләр узамы?
- Элек кайтингчылар Россиянең төрле төбәкләрендә генә ярыша алса, бүген шундый мөмкинлек Казанда да бар. «Оранжевый ветер» дип исемләнгән бәйге башкалабызда менә инде ике ел рәттән узса, «Татарская волна» ярышы 2012 елда беренче тапкыр үткәрелде.
- Бүген Казанда кайтинг ни дәрәҗәдә үскән?
- Элек бу спорт төрен бары тик аерым кешеләр генә белсә, хәзер аның аудиториясе көннән-көн зурая бара. Кызык, әмма кайтинг белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең кайберләреннән: «Нигә безгә килергә булдыгыз?» - дип сорасаң, алар: «Сезнең «очканыгызны» күргәч, кушыласы килеп китте», - дип җавап бирә. Шунысы да сөендерә - кайтинг белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүчеләрнең саны арта.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
Без бер урында утырмыйбыз. Хәзер, мәсәлән, кайтингта йөрүбезне видеога төшереп, интернетка кертә башладык. Көз көне кайт клубына 3 яшь тулачак. Кайтингчылар белән, җыелышып, Мисырга барырга җыенабыз. Анда бу экстремаль спорт төре бик нык үскән. Җил дә бу җылы якта бер тизлектә һәм көн саен исә. Бу - кайтта шуарга өйрәнер өчен бик уңайлы һава торышы.*

Реклама

Экстремал сүзлеге:
Аквабайк - гидроциклларда узышу;
Бизон-трек-шоу - тракторларда узышу;
Вейкбординг - трюклар ясап, вейкбордта шуу;
Граффити-бомпинг - гадәти булмаган шартларда төрле тизлеккә граффити ясау;
Каньонинг - йөзү кирәк-яракларыннан башка елга каньоннарын үтү;
Маунтинбайк - махсус велосипедта таудан төшү;
Руфинг - биек биналарның түбәләренә саклану чараларыннан башка менү;
Сэндбординг - сноуборд белән ком өстендә йөрү;
Спелеология - мәгарәләргә керү белән бәйле спорт туризмы;
Трейнсерфинг - поездларның тышкы ягына тотынып бару.

Экстремалларны кайда өйрәтәләр?
Зорбинг - ул зур күпертелгән шар эчендә утырган килеш таудан төшү. Иң экстремаль һәм иң куркынычсыз экстрим төре! Шарда бер үк вакытта ике кеше була ала. Тик зорбонавтның (шар эчендәге кеше. - авт.) җитди авырулары булмаска һәм авырлыгы 90 кг дан артмаска тиеш. Казанда да мондый бәхетне татып була. Моның өчен хәтта махсус зорб-трасса да бар.
Җирдәге «матай»да йөрергә курыксагыз, димәк, сезне һавадагысы көтә. Аның исеме үзгәрәк, ләкин җисеме шул ук. Мотодельтопланда йөрү өчен бернинди өйрәнү дә таләп ителми. Монда инструктор белән аттракционда йөргән кебек буласың. Тик сәламәтлек турында медицина белешмәсе булырга, яшең 18дән артырга тиеш. Мотодельтопланда очу Казанның тирә-ягында (15 км дан читтә) оештырыла.
Скейтбордта шуу. Әлеге спорт төре белән Җиңү паркы һәм «Ватан» скейт-паркында шөгыльләнеп була. Сезне тәҗрибәле инструкторлар скейтбордның иң җиңел күнегүләреннән алып, рампада шуганчыга кадәр өйрәтәчәк. Биредә шуа һәм саклый торган җиһазлар тәкъдим ителә. 8 сәгатьлек укыту курсы 2 мең сум тора. Ә бер курска гына язылсагыз, 700 сум түләргә туры киләчәк. Эш һәм ял көннәрендә дә өйрәнергә мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: