16+

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады.

"Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабрендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде, һәм чирек гасырга якын аның нигезләмәләре яшәешебезнең асылын тәшкил итә. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның Хокукларын һәм Ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте, федератив дәүләт принципларын һәм демократик тәртип нигезләрен билгеләде, илнең территориаль бөтенлеге сакланып, аның икътисадый һәм мәдәни куәтен уңышлы тормышка ашыруга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга нигез салды.

Быел көз Россия Федерациясенең иң югары закон чыгару органына - VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар булды. Яңа депутатлар корпусы Конституция нигезендә Россия законнарын алга таба да үстерү һәм хокук тәртибен ныгыту эшен дәвам итәр, рухи күтәрелеш һәм инновацион яңарыш стратегиясен, илебезнең халыкара абруен арттырыр, алган барлык йөкләмәләрен дә үтәр дип ышанабыз.

Кадерле дуслар! Татарстан Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә үзенең демократик кыйммәтләргә һәм гуманизм идеалларына турылыклы булуын һәрдаим раслап килә. Конституция көне Ватаныбызның тарихи бөеклеген саклап калуда һәм аны тагын да ишәйтүдә булган ихлас омтылышыбызны берләштерә. Конституция нигезләрен алга таба ныгытуның киләчәктә дә күпмилләтле илебездә гражданнарның башлангычларын, казанышларын, иҗади ресурсларын ача торган эзлекле үзгәрешләр алып барырга, социаль-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы хәл итәргә, тормыш сыйфатын яхшыртырга ныклы таяныч буласына шигем юк. Бу истәлекле көндә барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык һәм киләчәктә дә зур уңышлар телим!" - диелә республика парламенты җитәкчесе котлавында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading