16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүләре белән кызыксынучылар күп»

Бүген сайлаулар иртәнге 8 дә башланды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокка килде.

«Тавыш бирү иртәнге сигездә оешкан төстә башланды. Планлаштырылган барлык сайлау участоклары да ачык. Сайлаучыларның алдан тавыш бирүгә карата кызыксынуы шактый югары. 9.30 сәгатькә әлеге сайлау участогына 40тан артык кеше килеп үз фикерен белдерде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин участокта журналистлар белән аралашкан вакытта.

Бүген барлыгы 460 участок оештырылган, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли. Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.

Барлык кандидатлар да киң колачлы мәгълүмати-агитация эшен оештырды: сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186950/

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X