Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин көн дәвамында Казандагы сайлау участокларын тикшерә

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин бүген көн дәвамында Казанда «Бердәм Россия» праймеризы кысаларында ачылган берничә участокта булачак.

Ул шәһәрнең 116нчы лицеенда оештырылган участокта журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Бүген иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да үз ишекләрен ачты. Көн дәвамында мин аларның берничәсендә булып, кешеләрнең тавыш бирүгә нинди кәеф белән килүен, нинди проблемалар күтәрүен караячакмын», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстанда участоклар оештыру кысаларында республика Үзәк сайлау комиссиясе консультантлары белән берлектә зур эш башкарылган. Барлык партия активистлары өчен укулар оештырылган.

Реклама

«Кешеләр һөнәри яктан яхшылап әзерләнгән, бу сайлаучыларның участокларга зур ышаныч белән килүеннән дә күренә. Сайлаулар зур ышаныч белән уза. Аларның нәтиҗәләре төн уртасыннан соң билгеле булачак һәм без аларны иртәгә игълан итәчәкбез», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

    Бүген Татарстанда хакимият партиясе праймеризын үткәрү өчен 460 участок ачылды. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.
Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: