16+

Футбол буенча дөнья чемпионаты шаккатризмнары: Исландия русча җырлый, японнар чүп җыя, ә безнекеләр телсез калган?!

Футбол спортчылары белән генә түгел, җанатарлары белән дә истәлекле. Казанга гына да Австралия, Германия, Испания, Иран, Колумбия, Польша җанатарлары килеп рәхәтләнеп футбол бәйрәме оештырып китте.

Футбол буенча дөнья чемпионаты шаккатризмнары: Исландия русча җырлый, японнар чүп җыя, ә безнекеләр телсез калган?!

Футбол спортчылары белән генә түгел, җанатарлары белән дә истәлекле. Казанга гына да Австралия, Германия, Испания, Иран, Колумбия, Польша җанатарлары килеп рәхәтләнеп футбол бәйрәме оештырып китте.

Һәр ил җанатары үз футбол традицияләре белән килә, ил йөзе булып тора.

Әйтик, Исландия җанатарлары, рус телендә «Калинка-малинка»ны җырлап, интернетны ду китергән иде. Шул рәвешле алар ­Россиягә кунакчыллыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Үземә матч алдыннан Иран җанатарлары белән бер автобуста барырга туры килде. Автобус әле тукталышка килгәнче, аларның җырлары инде колакны ярып яңгырый иде. Җанатарлардан «Сезнең белән фотога төшсәм ярыймы?» дип сорарга да кирәкми хәтта. Үзләре яныңа килеп фотога төшә, кочаклап ала. Тел белмәү дә киртә түгел, уртак футбол бәйрәме чит ил, чит милләт вәкилләрен берләштерә.

Колумбия җанатарлары Россиядә чып-чын батырлык ясаган. Алар суга батучыны коткарган. Бераз кәефләнеп алган ир-ат суга кермәкче булган, ләкин бата башлаган. Моны күреп алган колумбия­леләр иргә судан чыгарга ярдәм иткән. Соңыннан коткару күренеше төшерелгән видеоны интернетка урнаштыр­ганнар.

Ә Япония җанатарлары чиста яратулары белән бөтен футбол дөньясын шаккатырды. Алар Саранск шәһәрендә узган Колумбиягә каршы матчтан соң стадиондагы бар чүпне җыеп чыкканнар. Хәтта үзләре белән мусор пакетлары да алып килгәннәр. Бу күренеш аеруча Россия җанатарларын шаккатырган. Моңарчы футболны сыра чөмерүче, үз артыннан өем-өем чипсы, чикләвек пакетлары калдырып тирә-юньне пычратучылар спорт төре дип кенә кабул итә торганнар иде бит. Тәртипле японнардан Синегал командасы да үрнәк алган. Польша җыелма командасы белән узган матчтан соң алар да стадиондагы чүпне җыя башлаган. Бәлки бу матур гадәт ­Россиягә дә кереп китәр. Футбол стадион гына түгел, Сабан туйлары уздырылган аланнар да милли бәйрәмнән соң чүплек оясын хәтерләтмәс.

Сүз уңаеннан, Япония чисталык яратуы белән генә түгел, ә Россиягә килгән принцессасы белән дә истә калды әле. Япон патша кызы Хисако Такамадо Казанга килеп, ил җыелмасының матчка әзерлек барышын күзәтте. Япония императорларының безнең илгә 102 ел килгәннәре булмаган икән инде.  

Казан Сабан туена да Испания, Колумбия, Польша, Австралия, АКШ, Вьетнам җанатарлары килгән иде.

«Fan-fest»та футбол рухы

Футболга билет алмаган казанлылар да футбол белән яши. Урамга чыксалар – туристлар, өйгә керсәләр – телевизор, радиодан футбол турында сөйләп торалар. Хәер, гомергә бер генә килә торган Дөнья чемпионаты көнне кем өйдә бикләнеп утырсын инде?! Футбол карарга кафе-рестораннарга барып була, урамда чит ил җанатарлары белән аралашасың. Аралашу өчен тел белү дә кирәк түгел, үзеннән-үзе килеп чыга. Инде футболның атмосферасын тоясыгыз, аның тәмен татып карыйсыгыз килсә, 25 мең кеше сыйдырышлы «Казан» гаилә үзәге каршында урнашкан «Fan-fest» – җанатарлар фестиваленә бара аласыз. Ул 29 июнь, 5, 8, 9, 12, 13 июль көннәреннән кала, барлык көнне дә эшли. Биредә матч карау үзе бер рәхәт.
Беренчедән, монда да стадиондагы кебек җылы, футбол рухы белән сөрелгән атмосфера. Үзең генә телевизорга текәлеп утырганчы, халык белән карасаң күңеллерәк тә. Аеруча да быел беренче тапкыр футбол карый башлаучылар өчен кызык булачак монда. Аңламый калган өлеш­ләрен күршеңнән сораша аласың. Җанатарларга җайлы булсын өчен, газон урынына җир өстенә агач чүбен хәтерләткән әйбер җәйгәннәр. Анда утырырга да йомшак, киемнәр дә буялмый. Футболны монда зур экран аша карыйлар. Шулай ук туклану зоналарында һәм стадионның икенче бер башында кечерәк экраннар бар. Ашарга барсаң да, ятып торсаң да, хәтта бәдрәфтә дә футболдан аерылмыйсың.

Мәйданда футбол сувенирларын саталар: үзең җан аткан ил җыелмасы футболкасы, шарф, футбол талисманы булган Забивака исемле бүре, чемпионат тубын алып була. Бәяләре 500дән алып 9000 меңгә кадәр. Ә ашауга килгәндә, бәяләр шәһәрнекеннән аерылмый.

Алисә Шәрәфиева

Фото: e1.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading