- Тора-бара Fan-IDны шәһәргә, илгә керү пунктларында, мәсәлән, аэропорт, тимер юл вокзалында да алып булачак. Ләкин бу әле гамәлгә кертелмәгән проект кына, аны эшләп бетерәсе бар, - диде министр.
Чемпионатның беренче уеннары июнь аенда гына башланса да, «Казан-Арена» стадионы инде майда ук тулысынча әзер булырга тиеш. Ярышларга кадәр берничә тест матчы да узачак. Стадионның газоны да шул ук килеш кала. Оештыручылар сүзләренчә, аның газоны «прошивка» техникасы буенча, заманча технологияләрне кулланып ясалган. Шуңа да газон нинди дә булса җитди үзгәрешләр таләп итми.
«Казан-Арена»ны экологик стандартларга тулысынча туры килә дип бәяләгән белгечләр. Бу - Россиядә беренче «яшел» сертификат алган стадион. Ул электр энергиясен, суны экономияли, чүпне сортларга бүлеп җыя. Ә әйләнә-тирәсендәге яшеллеккә су сибү өчен яңгыр суын куллана.
Чемпионатка кадәр бездә шундый ук «шәп» газонлы футбол мәйданчыгы тагын дүртәү булачак. Аларны «Свияга» ату комплексы янында, «Идел» яшьләр үзәгендә, Мирный бистәсендәге «Динамо» стадионында һәм «Трудовые резервы» стадионында күреп булачак.
10 октябрь көнне Россия җыелмасы Иран футболчыларына каршы уйный. Әлеге матч кысаларында, киләсе Дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләр семинары булачак. Биредә футбол бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.
Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июнь-15 июль көннәрендә уза.
Комментарийлар