16+

«Футболга бармыйм дип, алдан әйтсәгез иде»

Россиянең транспорт министры Евгений Дитрих Футбол буенча дөнья чемпионатының Мәскәү матбугат үзәге оештырган телевизион күпер аша җанатарларга үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

«Футболга бармыйм дип, алдан әйтсәгез иде»

Россиянең транспорт министры Евгений Дитрих Футбол буенча дөнья чемпионатының Мәскәү матбугат үзәге оештырган телевизион күпер аша җанатарларга үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Мәгълүм булганча, җанатарлар Россиянең футбол матчлары үткәрелә торган 10 шәһәре арасында поездларда бушлай йөри ала. Моның өчен 448 мең 162 урынга исәпләнгән 734 берәмлек “Сапсан” поездлары билгеләнгән.

- Социаль челтәрләр аша поездлар билетларына төркем этабы матчларына 90 процентка, ә плей-офф матчларына 68 процентка бронь ясалды. Ләкин, җанатарларның кайберләре футбол булачак шәһәргә йә икенче бер транспорт белән китә, йә бөтенләй бармый. Җанатарлар үзләренең “шәхси кабинетлары” аша “футболга бармыйм” дип, алдан хәбәр итсеннәр иде. Бушлай поездларга чиратка язылган башкаларга бирелер иде аларның билетлары. Чираттагылар шушындый 15 мең кире кайтарылган билеттан файдаланды инде, - диде министр Евгений Дитрих.

Бушлай поездларда тәрҗемәчеләр эшли, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырылган.

Футбол буенча дөнья чемпионаты башыннан Россия шәһәрләренә 12 мең 515 авиарейс ясалган. Чит илләрнең дә ун авиакомпаниясе Россиягә җанатарлар алып килүдә катнаша. Җанатарлар җир өсте транспортыннан тагын 14 мең 717 поездан файдалана. Бу гомүм состав, алда язылганча, җанатарларга бушлай хезмәт күрсәтүче поездлар 734 берәмлек кенә.

- Илебезнең транспорт тармагында ныклы әзерлек чаралары күрелде. Пассажирлар ташкынына җавап бирә алабыз. Авиарейслар 606 берәмлеккә арттырылды. Поездларда Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан шәһрләренә пассажирлар ташкыны аеруча зур. Футбол матчлары бара торган шәһәрләрдә автобуслар хәрәкәте тиешле дәрәҗәдә. Ягулык бәяләре күтәрелү футбол матчларына хезмәт күрсәтүче автобусларның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясавына юл куелмаячак,-дип ышандырды Евгений Дитрих.

Россия хөкүмәте илебездәге авиакомпанияләргә ярдәм-субсидия максатында быелга 7 миллиард сум акча билгеләгән. Ерак Көнчыгыштан үзәккә, үзәктән Ерак Көнчыгышка, Кырымга, Калининград һәм Краснодар өлкәләренә очулар, шулай ук төбәкара авиарейслар субсидияләнә.

Чемпионат көннәрендә транспорт тармагында гыйбрәтле хәлләр дә чыккалап тора икән.
- Кытайдан бер ир төнлә Волгоградта үз поездын таба алмыйча йөри икән. Карасалар, моның билеты бөтенләй Вологда шәһәренә булган. Кытайдан тагын ике хатын-кыз шундый ук буталчыклык ясаган. Билетларын көйләп, озатып җибәргәннәр тегеләрне. Сәгуть Гәрабстаны футбол командасы утырган очкычның двигателе ватылу очрагы тикшерелә, шөкер, әлеге ватылу футбол командасына куркыныч тудырмады, - диде Россиянең транспорт министры Евгений Дитрих.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading