16+

Гает концертына меңнәрчә кеше җыелды

Татарстан тарихында моңа кадәр Гает бәйрәменә чит ил артисты чакырып мәйдан шаулатканнары юк иде әле. Җомга көнендә Камал театры каршына җыелышкан казанлылар дөньякүләм танылган мөселман артисты һәм композитор Сәми Йосыфның чыгышын яратып кабул итте. Ул үзе дә, татарчалап: «Ураза гаете мөбарәк булсын! Казанда булуыма бик шатмын, мин сезне яратам. Аллаһы...

Гает концертына меңнәрчә кеше җыелды

Татарстан тарихында моңа кадәр Гает бәйрәменә чит ил артисты чакырып мәйдан шаулатканнары юк иде әле. Җомга көнендә Камал театры каршына җыелышкан казанлылар дөньякүләм танылган мөселман артисты һәм композитор Сәми Йосыфның чыгышын яратып кабул итте. Ул үзе дә, татарчалап: «Ураза гаете мөбарәк булсын! Казанда булуыма бик шатмын, мин сезне яратам. Аллаһы...

Татарстан тарихында моңа кадәр Гает бәйрәменә чит ил артисты чакырып мәйдан шаулатканнары юк иде әле. Җомга көнендә Камал театры каршына җыелышкан казанлылар дөньякүләм танылган мөселман артисты һәм композитор Сәми Йосыфның чыгышын яратып кабул итте. Ул үзе дә, татарчалап: «Ураза гаете мөбарәк булсын! Казанда булуыма бик шатмын, мин сезне яратам. Аллаһы бәрәкәт бирсен!» - дип, алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм 40 минут дәвамында рояльдә һәм гитарада уйнап, гарәп, төрек, инглиз телләрендәге җырларын, нәшидләрен башкарды. Тыңлаучыларга ахшам намазы укыр өчен Камал театры каршындагы мәйданнан Мәрҗани һәм Нурулла мәчетләренә агылып торган кешеләр дә кушылды.
Төркиядә туган, милләте буенча әзәрбайҗан кешесе булган, хәзерге вакытта Бөекбританиянең башкаласы Лондонда яшәүче артистның Россиягә беренче мәртәбә генә килүе икән. Журналистларны Рамазан аена йомгак ясау уңаеннан җыйгач, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга: «Концерт графигы шактый тыгыз булган, икешәр йөз меңлек сәхнәләр тоткан бу артистны Казанга ничек җәлеп итә алдыгыз?» - дип сорау биргәннәр иде. Ул, моңа җавап итеп: «Беренчедән, Сәми Йосыфны Диния нәзарәте чакыра, шуңа күрә аның бездәге динилекне килеп күрәсе килә, икенчедән, меңьеллык Казаныбызда әле генә Универсиада узды», - дигән иде.
Сәхнәдә, чит ил йолдызыннан тыш, Миңгол Галиев, Ильяс Халиков һәм Дагыстаннан килгән «Нәшидүлислам» төркеме дә үзләренең нәшид һәм мөнәҗәтләрен башкарды. Коръән сүрәләре һәм үгет-нәсыйхәт белән башланган бәйрәм чарасын Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова алып барды. Ураза вакытында социаль эшләрдә актив катнашкан «Заман» волонтерлар отряды егет-кызларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading