16+

Гаетләребез мөбарәк, табыннарыбыз түгәрәк, чалган корбаннарыбыз кабул булсын! (ПРОГРАММА)

Ике гает арасындагы 70 көн узган да киткән: әле кайчан гына Ураза гаете коймаклары белән сыйланган булсак, инде менә Корбан гаете дә килеп җитте. Бөтен мөселман дөньясы аны быел 11 августта билгеләп үтәргә җыена. Татарстанда да бу көнне дини бәйрәм итеп кенә түгел, ә олысының-кечесенең күңеленә кереп кала торган Игелек көне итеп уздырырга ниятлиләр.

Гаетләребез мөбарәк, табыннарыбыз түгәрәк, чалган корбаннарыбыз кабул булсын! (ПРОГРАММА)

Ике гает арасындагы 70 көн узган да киткән: әле кайчан гына Ураза гаете коймаклары белән сыйланган булсак, инде менә Корбан гаете дә килеп җитте. Бөтен мөселман дөньясы аны быел 11 августта билгеләп үтәргә җыена. Татарстанда да бу көнне дини бәйрәм итеп кенә түгел, ә олысының-кечесенең күңеленә кереп кала торган Игелек көне итеп уздырырга ниятлиләр.

Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге сәгать 4тә башлана. Гает намазы 4.30да укыла. Татарстанның башка шәһәр һәм авылларында бәйрәм намазы вакыты кояш чыгуга карап билгеләнәчәк. Гает намазында, гадәттәгечә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булачак. Аны Галиев мәчетендә көтәләр.

«Корбан чалыйммы икән?» – дип икеләнеп торган кешеләргә шунысын да әйтәбез: Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән, нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 мең сумны тәшкил итә. Әгәр дә кешенең шул кадәр артык акчасы булса, корбан чалу мәҗбүри санала.

Казанда корбан чалу өчен 16 махсус урын булдырылган. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалырга чират тормас өчен, вакыты алдан билгеләнәчәк. Татарстанның Яшел Үзән, Чис­тай, Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә махсус корбан чалу урыннары бар.

Бу изге бәйрәм көннәрендә ТР Диния нәзарәте Татарстанда мохтаҗлар өчен төрле хәйрия чаралары да уздыра. Быел «Зәкят» фонды тарафыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ятимнәргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә һәм шулай ук социаль оешмаларга 5 тонна корбан ите тарату планлаштырыла.

Алар арасында Казан хосписы, акыл үсешенедә тайпылышлар булган балалар белем ала торган 1нче мәктәп-интернат, инвалидларны тернәкләндерү «Восхождение» үзәге һәм башка дистәгә якын оешма бар. Мохтаҗлар өстәмә мәгълүматны 225-33-22 телефонына шалтыратып та белешә ала: «Зәкят» фонды белгечләре һәр кешегә нинди документлар кирәклеген, кайдан алып буласын җентекләп аңлатачак. Бүгеге көнгә корбан ите алу өчен 200дән артык гариза кергән.

«Мохтаҗларны ашат» хәйрия акциясенә кушылып, теләгән һәркем «Зәкят» фондында сарык сатып алып, аның итен аз керемлеләргә тапшыра ала. Бер бәрәннең бәясе – 8 мең сум. Җиде кеше бергә җыелып, корбанга сыер һәм дөя дә чала ала. Бары тик җидесенең дә нияте ихлас булу гына кирәк. Юк икән, калганнарының корбаны кабул булмый, ди дин әһелләре. Корбан ите сатылмый. Тиреләре катырылып, махсус заводларга тапшырыла.

Корбан бәйрәме көнне башкалабызның мәчетләре генә түгел, парклар да гөрләп торачак. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Җылылык бүләк ит» дигән Корбан-фест, Казанның «Нур-әл-Ислам» мәчете янында Корбан гаете уңаеннан балалар бәйрәме планлаштырыла. Нагорный бистәсендәге «Кечкенә принц» паркында бәйрәм чарасында балалар өчен бәйрәм концерты, җәнлек һәм кош-кортларны тотып карап була торган зоопарк та эшлиячәк. Ә менә башкалабызның Җәүдәт Фәйзи урамындагы «Гаилә» мәчете яныдагы мәйданчыкта бәйрәм җәмәгать белән икенде намазын укыганнан соң башланып китәчәк. Балалар өчен берничә мәйданчыкта батутлар, поездда, понида йөрү оештырылачак. Кунаклар татлы мамык белән сыйлана алачак. Бәйрәмнең рәсми өлеше Коръән уку белән башланып китәчәк, аннары нәшидләр, мөнәҗәтләр яңгыраячак. Алып баручылар балалар өчен кызыклы да, файдалы да конкурслар уздырырга ниятли. Традиция буенча зур казанда пылау пешерү дә күздә тотыла.

Казанның «Ярдәм» мәчетендә бәйрәм чаралары өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә Чаллы, Менделеевск, Зәй, Балык Бистәсе, Әлмәт районнарында да изге бәйрәмне җәмәгать белән бергәләп уздыру планлаштырыла. 

...Алда безне зур изге бәйрәм көтә. Гаетләребез мөбарәк, табыннарыбыз түгәрәк, чалган корбаннарыбыз кабул булсын!

Корбан бәйрәме уңаеннан Казанда узачак бәйрәм чаралары
10:00 – Нагорный бистәсе «Кечкенә принц» паркы – балалар өчен бәйрәм.
13.00 – Горький исемендәге парк: «Җылылык бүләк ит» Корбан фест.
13.00 – «Нур-әл-Ислам» мәчете янында: балалар бәйрәме.
17:00 – «Гаилә» мәчете янындагы мәйданчык: балалар өчен бәйрәм.
11, 12, 13 август – «Ярдәм» мәчете: төрле бәйрәм чаралары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading