Кимендә 15 мәртәбә әҗәлне алдаган, әле дә чәченә чал кермәгән 86 яшьлек Гаҗилә әбине «ШК»ның: «40 елдан соң басма матбугат бетәчәк, газеталарны интернет аша гына укып булачак», - дигән хәбәр язуы тәмам пошаманга төшергән. «Мин бит интернетны куллана белмим. Шуңа күрә 40 елдан соң да укыр өчен газеталарны төпләп, җыйнап...
Кимендә 15 мәртәбә әҗәлне алдаган, әле дә чәченә чал кермәгән 86 яшьлек Гаҗилә әбине «ШК»ның: «40 елдан соң басма матбугат бетәчәк, газеталарны интернет аша гына укып булачак», - дигән хәбәр язуы тәмам пошаманга төшергән. «Мин бит интернетны куллана белмим. Шуңа күрә 40 елдан соң да укыр өчен газеталарны төпләп, җыйнап барам. Алайса кайчак укып бетерергә вакыт җитми, оланнарга оекбашлар бәйләп өлгертәсе бар», - ди кулыннан орчыгын төшермәүче әбекәй. - Ясалма яктылык белән уку авыррак. Ә кояшта күзлексез дә күрәм. Быел гәзитләргә язылуны бераз киметтем әле. Күп укысам, баш әйләнә башлый».
«Әле бераз авырып яткан иде дә, терелгәч, җыелган газеталарны кичке 5тән төнге 1гә кадәр актарып утырды», - ди кызы Тәнзилә апа, әнкәсе өчен борчылуын яшермичә.
Чирмешән районы Югары Кәминкә авылы кызы - катлаулы тормыш юлы узып, күпне кичереп тә, шаянлыгын вә тапкырлыгын югалтмаган Гаҗилә әби Атакаева белән газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.
Гыйбрәтле язмышлар, шулай ук мавыктыргыч һәм файдалы башка язмаларыбыз белән алга таба да танышып барырга телисез икән, «ШК»га язылып калырга ашыгыгыз! Язылу өчен инде санаулы көннәр генә калып бара!
Атнасына өч тапкыр килүче газетага 54126 индексы белән язылу бәясе - 457 сум 02 тиен.
16076 индексы белән пәнҗешәмбе санына язылу бәясе - 238 сум 98 тиен.
Чит төбәкләрдәге укучыбыз 25259 индексы белән языла ала. Хакы 278 сум 22 тиеннән башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар