Шәһри Казан

Гайбәтче газеталарга язылмыйм

Бүгенге көндә күпләр тормышларын Интернеттан башка күз алдына да китерә алмый. Андагы хәбәрләр белән танышып кына калмыйча, һава торышы белән телевизион тапшырулар программасын да шуннан күзәтеп бара. Ә менә вакытлы матбугатка язылучылар, киресенчә, елдан-ел кими. Арабызда газета-журнал алдыручылар бик сирәк. Ә сез милли матбугатны саклап калу йөзеннән газеталарга язылырга өлгердегезме...

Реклама

Рәшит САБИРОВ, нәфис сүз остасы:
- Әле өлгермәдем шул. Дөнья куабыз, мәшәкать артыннан чабабыз бит. Быел да шул «Шәһри Казан»га, «Ватаным Татарстан»га, «Казан утлары»на һәм «Вечерняя Казань»га язылачакмын. Ә гайбәт сата торган газеталарга язылуны мин акча әрәм итү дип саныйм. Укымышлы, үз фикере булган акыллы кешеләр республика матбугатына языла. Чөнки алар гайбәттән өстен, кеше шәхесенә кагылмый. Аларда бернинди дә «түшәк сәясәте» юк. Шуңа да халыкны акыллы язмалар басыла торган газеталарга язылырга чакырам.
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ, язучы:
- Бер ише газета-журналга язылдым инде. Әле тагын берничәсенә языласым бар. Үземә дә, әниемә дә яздырам мин аларны. Алдырган газеталар арасында аерылгысыз төп басмаларның берсе - «Шәһри Казан». Мине белгән, иҗатымны хөрмәт иткән укучыларым да «Шәһри Казан»ны алдыра. Минем укучым - «Шәһри Казан» укучысы да.
Рәзинә МӘРДАНОВА, газета укучы:
Күптән язылдык инде. Үзебез дә, балалар да газета укырга яратабыз. Баласының чын татар булып тәрбияләнүен теләгән һәрбер ата-ана татар телендәге газета-журналларны алдырырга тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: