16+

Газ шартлаулар нигә ешайды?

Соңгы арада илдә бер-бер артлы булган газ шартлаулары, сөрем газы белән агулану очраклары халыкны борчуга салды.

Газ шартлаулар нигә ешайды?

Соңгы арада илдә бер-бер артлы булган газ шартлаулары, сөрем газы белән агулану очраклары халыкны борчуга салды.

Татарстанда 1,4 миллион кеше газ плитәсеннән файдалана. Газ мичләре ярдәмендә җылытыла торган йортлар да артып бара.

Үзебезнең дә йортыбыз шәхси җылыту системасына көйләнгән. Һәр кешенең фатирында ике контурлы газ котеллары тора. Фатир ачкычларын тапшырганчы, һәр кешегә бу мичләрдән файдаланырга өйрәттеләр, газны куллану буенча инструктаж үткәрделәр. Шул чакта, вентиляция шахтасы тыгылу, сөрем газы белән агулану очраклары турында җентекләп сөйләгәннәр иде. Бер җөмлә аеруча истә калган: «Ишек кыңгыравына басу, утны кабызу да җитә, газ шартларга мөмкин!»

Газның исен көчәйтергә кирәк

Яңа ел Магнитогорск өчен кайгылы хәбәрдән башланды. Бер йортта газ шартлап, 39 кеше вафат булды. Бәла ялгыз йөрми дигәндәй, күп тә үтми, Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә булган фаҗига дә биш кешенең гомерен өзде. Газ шартлаулар Татарстан өчен дә ят түгел, ун еллар элек Казанның Авиатөзелеш районында, көчле шартлау аркасында, унга якын кеше вафат булган иде. Әле былтыр гына Зәйдә булган шартлау да халыкны тетрәндерде. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, былтыр республикада сөрем газы белән агулануның 22 очрагы теркәлгән, барлыгы 41 кеше зыян күргән, 11 кеше үлгән. Быел да сөрем газыннан зыян күрүчеләр шактый: бер ай эчендә генә дә Әлмәттә, Бөгелмәдә мондый күңелсез хәлләр булды, кызганыч, корбаннар да бар. Яңа гына Яшел Үзәндә дүрт айлык бала белән әнисен хастаханәгә китерделәр. Хатын, кухняны җылыту өчен газ плитәсен кабызып, духовканы ачып куйган булган.

Газ белән бәйле фаҗигаләр күп очракта газ чыгу, вентиляция системасы эшләмәү, газ җайланмаларының искерүе, кешенең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Газ шартлавы «дулкыны» кабатланганнан соң, куркынычсызлык турында ныграк кайгырта башладылар. Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев Дәүләт Думасына берничә тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Янып бетмәгән газ җыелмасын өчен, фатирга махсус җайланмалар куярга, йортларны, газ исе чыгуга, бу хакта хәбәр бирә торган анализаторлар белән җиһазларга. Хәтта газдагы одорант матдәсен арттырырга кирәк дигән фикер дә булган. «Советлар Союзында үскән кешеләр хәтерлидер, газ чыгып торса, аның исе әллә каян сизелә иде, моңа кире кайтырга кирәк, бу – иң арзан, гади, шул ук вакытта нәтиҗәле тәкъдим», – дигән Якушев.
Газны ислерәк тә иттеләр, газ чыгу турында хәбәр итә торган анализаторлар да куйдылар, ди. Тик балык башыннан чери дигәндәй, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдән башласак, нәтиҗәлерәк булмасмы икән?

«Газпром трансгаз Казань» җәмгыятеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикада 123 мең газ плитәсенең куллану вакыты чыккан. Су җылыту җайланмаларының 31 меңе, газ мичләренең 14 меңе куркынычсызлык ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирми.
Газ плитәләрен алыштырырга кирәк тә... Тик газ җайланмаларын модернизацияләү буенча дәүләт тарафыннан махсус программалар көтелми, моны кеше үз хисабына башкарырга тиеш булып чыга. Ә «астын да китерә, өстен дә кызарта» торган духовкадан уңган хуҗабикәләр искергән плитәләре белән хушлашырга ашыкмый. Пирогларны тәмле пешергәне өчен генә дә түгел, барысы да акчага барып төртелә. Яңа газ плитәләренең иң арзан дигәне дә 8-9 мең сум тора.

Ватылса ярый, шартлый күрмәсен

Вентиляция системасы дөрес эшләсә, аз күләмдә чыккан газ әллә ни куркыныч түгел, сөрем газын вентиляция тарата, бу исә фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итә, ди белгечләр. Яңа йортларда вентиляция системасын елына ике тапкыр да кереп тикшерәләр. Тик менә авылларны, искерәк йортларны никтер оныталар.

Хәер, бу мәсьәләдә боз кузгалды кебек. Магнитогорскидагы фаҗигадән соң республикада газ җайланмаларын ешрак тикшерергә йөкләмә бирелде. Казанда бу мәсьәләгә аерым игътибар булачак. Газ колонкалары булган 2,2 мең күпкатлы йорттагы вентиляция системасын тикшерәчәкләр. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, нәтиҗәләр буенча йә колонкалы йортларны шәхси җылыту системасына күчерерләр, йә вентиляция каналларын ремонтлаячаклар. Сүз уңаеннан, шуның белән бәйле рәвештә вентиляция системаларын тәртиптә тоту өчен аерым тариф булдырылачак. Кыскасы, 1 июльдән вентиляциягә фатирның квадрат метрыннан аена – 30 тиен, ә төтен юлларының төзеклеген тикшергән өчен 55 тиен түләргә туры киләчәк.

Акчасын да түләрсең, тикшерсеннәр генә. Кайберәүләрнең плитәләрен дә газ хезмәткәрләре килеп тормыйча гына «карый». Ә кемнәрдер үзләре газ тикшерүчене өенә кертми, кайсы: «Плитәм юылмаган», – дип борчыла, кайберәүләр: «Мошенниклар булмасын», – дип шикләнә. Баксаң, газ җайланмаларын тикшерүчеләрне өйгә кертмәгән өчен җәза каралган икән. Административ хокук бозулар кодексының 9.23нче маддәсенең 3нче бүлеге нигезендә, моның өчен 1000 сумнан алып штраф салырга мөмкиннәр. Бездә халык штрафтан курыкмый анысы, өстәвенә бу өлкәдә ныклап тикшерүче юк. Техник хезмәт күрсәтүче оешмаларның күбесе шәхси кулларда. Шуңа да аларның эшенә бәя бирүче, сыйфатларын контрольдә тотучы дәүләт күзәтчелеге булдырылмаган. Әлегә... Бу мәсьәләне дәүләт хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл итәргә җыеналар.

Күпләр яңа газ плитәләрен алыштырыр өчен белгеч чакыртып тормый, хәтта бу өлкәдә аз-маз чамалаган ир-атлар газ котелларын да үзләре урнаштыра, көйли, төзәтә. Техник хезмәт күрсәтү оешмалары белән килешү төзү турында әйтмим дә инде. Котелларны урнаштырганда техник хезмәт күрсәтүгә килешү төземичә булмый анысы, бу мәҗбүри эшләнә, тик аннары аны озайтучылар бик сирәк. Аңлашыла да, әлеге дә баягы тагын шул акча. Техник хезмәт күрсәтү өчен елына 2000-4000 сум түләргә кирәк. Яңа гына куелган газ мичен карап киткәннәре өчен, берәүнең дә бу сумманы бирәсе килми. Ватылса менә, белгеч чакыртырбыз, түләрбез, янәсе. Ватылып кына калса ярый да, шартлый күрмәсен.

Хәзер яңа фатирларда газдан электр белән җылытуга күчә башладылар, торакларны салганда, капиталь төзекләндерү вакытында йортларны махсус автоматлаштырылган система белән җиһазландырырга җыеналар. Газдан бөтенләй баш тартып булмый анысы. Ничек кенә булмасын, куркынычсызлыкны саклау беренче чиратта, әлбәттә, кешенең үзеннән тора. Сакланганны саклармын, дигәнме әле? Газ белән бәйле фаҗигаләрдә еш кына кеше гаепле. Газда әйбер бар икәнен онытучылар, газ исен сизсә дә, хәбәр итмәүче, газ чыгып торган урынны үзе изолента белән чорнап куючы, хәтта фатирны җылыту өчен газ конфоркаларын ачучылар азмыни? Еш кына саксыз бер адым аркасында фаҗига килеп чыга. Кызганыч, кайчакта ишек кыңгыравына басу, утны кабызу да җитә...


Сергей Крайнов, Дәүләт торак инспекциясе башлыгы:

– Сөрем исе белән агулануда күп очракта кешеләр үзләре гаепле. Белмәүләре, игътибарсызлыклары аркасында, алар тиешле таләпләрне үтәми, бүлмә җитәрлек җилләнми. Вентиляция системасы дөрес эшләсен өчен, бүлмәгә чиста һава керергә тиеш. Ул форточкалар аша да керә ала. Элек, хәтерлисездер әле, йортларда тәрәзә астында тимер әрҗәдә продуктларны саклау өчен «Хрущев суыткычлары» була иде. Агач рамнар, агач ишекләр вакытында йорт «сулый» иде. Ә хәзер, пластик тәрәзәләргә күчкәннән соң, бернинди тишек-тошыклар да юк. Пластик һава үткәрми. Бу бер яктан фатирдагы җылыны саклый, икенче яктан вентиляция системасына тәэсир итә. Аеруча ачык камералы газ мичләре булган фатирларда куркыныч. Сөрем газы, вентиляция системасы аша чыга алмыйча, аш бүлмәсенә таралырга мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, соңгы арада сөрем газы белән агулануның сәбәпләре нәкъ менә пластик тәрәзәләр белән бәйле, газ җайланмалары эшләгән вакытта җитәрлек дәрәҗәдә чиста һава кермәгән.
(«Галстуксыз әңгәмә»дән, ТИ)

Айрат Фатыйхов, тарттырылган түшәмнәр ясау белән шөгыльләнүче шәхси оешма җитәкчесе:

– Хәзер тарттырылган түшәмнәр модада. Бер яктан бу матур, җайлы булса, икенче яктан түшәмнәрне тарттыру процессы куркыныч булырга мөмкин. Чөнки эшмәкәрләрнең күбесе газ баллоннарын махсус оешмаларда тутыртмый. Ә норма буенча тутырылмаган баллонда газ киңәеп, шартларга мөмкин. Газ баллонының искергән булуы да бар. Шуңа да бары ышанычлы, сыналган оешмаларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Газ исе сизсәгез, нишләргә?

Барлык газ җайланмаларын сүндерергә, ишек-тәрәзәләрне ачарга, бу хакта күршеләргә хәбәр итәргә, газ исе булган урында калмаска. Газ исе сизсәгез – 104 номерына, кесә телефоннарыннан 112 номеры аша да шалтыратып хәбәр итәргә була.

Ярамый!!!

Утларны, телевизор, радио кебек көнкүреш приборларын кабызырга, эшли икән сүндерергә ярамый. Газ исе булмаса да, плитәнең бер конфоркасы кабынмый икән, аны кат-кат кабызмагыз. Газны сүндереп торып бераз көтәргә, аннары кабат кабызып карарга кирәк. Газ плитәсен өйне җылыту өчен кулланырга ярамый.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading