16+

Газета килмәсә, кем гаепле?

Яңа елдан соң гына да редакциябезгә Лаеш, Арча, Биектау, Самарадан газета килеп җитмәде, дип хәбәр иттеләр. Баксаң, бу проблема безгә генә түгел, башка редакцияләргә дә яхшы таныш икән. Айга бер килә торган журналны китерми калдырганнары да бар хәтта.

Газета килмәсә, кем гаепле?

Яңа елдан соң гына да редакциябезгә Лаеш, Арча, Биектау, Самарадан газета килеп җитмәде, дип хәбәр иттеләр. Баксаң, бу проблема безгә генә түгел, башка редакцияләргә дә яхшы таныш икән. Айга бер килә торган журналны китерми калдырганнары да бар хәтта.

Чабабыз, ашыгабыз, иң соңгы яңалыкларны җиткерергә тырышабыз, оператив булыйк, дип газетаны нәшриятка тапшырыр алдыннан да язмаларны үзгәртеп куйган чаклар була. Тик бу тырышлыгыбыз гына юкка бугай. Күп укучыбызга газета вакытында килеп җитми, кайбер авылларда көндәлек газетаны атнага бер генә тапкыр җыеп китерәләр, ә кайчакта матбугат бөтенләй югала. Ә иң кызыгы – укучыларыбыз шикаять белдереп редакциягә шалтырата. Әйтерсең лә газетаны без чыгармый калдырганбыз. 

Яңа елдан соң гына да редакциябезгә Лаеш, Арча, Биектау, Самарадан да газета килеп җитмәде, дип хәбәр иттеләр. Баксаң, бу проблема безгә генә түгел, башка редакцияләргә дә яхшы таныш икән. Айга бер килә торган журналны китерми калдырганнары да бар хәтта. Газетаның укучыга вакытында барып җитмәү проблемасын газета-журнал редакторлары, “Татарстан почтасы” идарәсе белгечләре уртага салып сөйләште. 

Көндәлек газеталарның көнендә үк укучыга барып ирешмәвенең бер сәбәбе – авылларда почта бүлекләренең өч көнлек эш режимына күчүе белән дә бәйле. “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесенең урынбасары Светлана Гришина аңлатуынча, бөтен Россия буенча 500дән дә азрак халкы булган авылларда элемтә бүлекләре кыскартылган эш графигы белән эшли. Әйтик, Татарстанда 600 почта бүлегенең 60 проценты дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә генә хезмәт күрсәтә. Хат ташучының пәнҗешәмбе чыккан санны җомга китерүләре табигый. Ләкин моны укучыга ничек аңлатырга? 

Икенче сәбәп – хат ташучылар җитмәү, кайбер авылларда элемтә бүлекләре ябылу. Мондый очракта, почта җитәкчесе булмаганда аның урынына хат ташучы кала. Киресенчә, хат ташучы юк икән, почта начальнигы үзе матбугат тарата. Яки, ике авыл почта бүлеге берләштерелә, күчмә почта хезмәте тәкъдим итәргә мөмкиннәр. 

Өченче сәбәп – хат ташучы булып та, эшләргә теләми. Әнә кайбер журналларны күтәреп йөрергә авыр, дип зарланучы хат ташучылар да очрый икән. Көндәлек газетаны да таратырга теләми кайберәүләр. Атнага бер чыга торган газетаны алып барып бирү җайлырак бит. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, хат ташучы эшен аңларга да була. Хәзер, аларның газета-журналлары янында токмачлар, чәйләр, шикәрләр дә пәйда булды. Ай саен план үтәргә кирәк: газетага яздыру, лотерея билетлары, товар сату буенча да. План үтәлмәсә премия юк, хезмәт хакы түбән. 7-8 меңгә яңгырда, карда, фәлән километр ун килолы сумканы асып кемнең йөрисе килсен? Ул акчага башка эш тә таба ала бит ул. Бу мәсьәләдә бөтен өмет үз эшен чын чынлап яратып эшләгән хезмәткәрләрдә, дип саный Светлана Гришина. Үз эшләрен җиренә җиткереп эшләүчеләрне ничек тә билгеләп үтәсе, аларны акчалата бүләклисе иде, ди ул. Шундай тырыш, үрнәк хезмәткәрләрнең берсе Казанның 94нче почта бүлегендә эшли икән. Тик ул апа безнең белән генә сөйләшергә теләмәде. Үз эшен яратып эшләүче хат ташучылар бар, әмма, ни хикмәт уңышларының сере белән бүлешергә, интервью бирергә теләмиләр. 

Сүз уңаеннан, май аеннан почта хезмәткәрләренең: хат ташучыларның, операторларның хезмәт хакларын 20 процентка арттырырга җыеналар. 

Казанда газетаны өйгә яздыручыларның күбесе почта әрҗәләре юк, газета урлыйлар, әрҗәдән матбугат югала, дип зарлана. Бу очракта иң ышанычлысы– газетаны элемтә бүлекләрендәге абонемент ящикларына яздыру. Авыл җирендә дә хат ташучыларга альтернатива була ала бу әрҗәләр. Дөрес, авыл җирендә алар юк диярлек, аларны куйдыру шактый чыгымлы, мәшәкатьле, аның каравы “до востребования” дип яздырып, газетаны почтага үзеңә килеп алырга була.Бу очракта аз булса ташлама каралган. Хәер, почта хезмәткәрләре үзләре исә, моны бик хупламый. “Кырык эш кырыкка ярылып ятканда, һәр кешегә газета эзләп табып бирергә кем ризалашыр, икән?”– диде бер почта бүлеге җитәкчесе. “Татарстан почтасы” идарәсенең матбугат хезмәте белгечләре аңлатуынча, газетага язылганда кеше аны өйгә китереп җиткерү хезмәте өчен дә түли. Әгәр хат ташучы хезмәтеннән баш тартып, абуначе абонемент әрҗәсе булдырса, моның өчен өстәмә акча түләргә тиеш. Бу сумма һәр категория кеше өчен төрле. Әйтик, пенсионерларга абонемент әрҗәсен тоту бер елга 596 сумга төшәргә мөмкин. 

Кыскасы, әлегә “Татарстан почтасы” идарәсе газеталар укучыларга барып җитмәгән очракта туган проблемаларны хәл итү максатында “кайнар элемтә” номерын булдырды. Газета килмәгән очракта нишләргә кирәклеге турында махсус инструктаж ясарга да вәгъдә иттеләр. 

Өйгә яздырган газета килмәсә, соңарып килсә, Татарстан буенча 8 (843) 221-18-99 кайнар элемтә номерына шалтыратырга була. Алар эш көннәрендә сәгать иртәнге 9дан кичке 18.00гә кадәр кабул итә. Россия буенча кайнар элемтә номеры – 88001000 000.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading