16+

Герман Греф: "Хәзерге вакытта иң зур актив - ул кеше"

Россиядә икенче “21 мәктәбе” үз ишекләрен ачты. Аның беренчесе Мәскәүдә булса, икенчесе Казанда эшләячәк. Казанда мәктәп ачылу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саклык банкы президенты һәм идарә рәисе Герман Греф, "Ассоциация 42" вәкиле Оливье Крузе да катнашты.

Герман Греф: "Хәзерге вакытта иң зур актив - ул кеше"

Россиядә икенче “21 мәктәбе” үз ишекләрен ачты. Аның беренчесе Мәскәүдә булса, икенчесе Казанда эшләячәк. Казанда мәктәп ачылу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саклык банкы президенты һәм идарә рәисе Герман Греф, "Ассоциация 42" вәкиле Оливье Крузе да катнашты.

Әлеге мәктәптә белем алырга 60 меңләп “айтишник” теләк белдергән була. Әмма аларның бары 1,5 меңенә генә сайлап алу турына үтү бәхете тәтегән. Мәктәп төрле илләр белән хезмәттәшлек итә. Шуңадырмы, Татарстан башкаласындагы “21 мәктәбе” студентларының бары 30 проценты гына Казаннан, калганнары – чит ил гражданнары.

Проект директоры Светлана Имфимовская сүзләренчә, бирегә төрле яшьтәге кешеләр җыелган. Күпчелеге 25 яшькә кадәр егетләр. Әмма бу урта яшьтәгеләргә ишекләр ябык дигән сүз түгел. Чөнки студентлар арасында 60 яшьтән узганнар да очрый. Алар 1,5-3,5 ел белем ала. Хәзер цифрлы технологияләр өлкәсендә грамоталы белгечләргә кытлык бар. Шуңа да айти-белгечлеге алучылар 100 процент диярлек эшкә урнаша. Мисал өчен Мәскәүдәге "21 мәктәбе"ндә укып, 300 стажировка узучының 298ен эшкә чакырганнар. 

Казандагы "21 мәктәбе" җитәкчесе Айрат Хасьянов билгеләп үткәнчә, биредә төрле һөнәр ияләре – җырчылар, электрчылар, пешекчеләр, инженерлар һәм башкалар җыелган. Аларның яртысы диярлек программаларны беренче тапкыр яза. 

- Казан кеше капиталын җәлеп итүдә үзәк булуын тагын бер кат раслады, - ди Айрат әфәнде. 

Казанда мәктәп ачылу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саклык банкы президенты һәм идарә рәисе Герман Греф, "Ассоциация 42" вәкиле Оливье Крузе да катнашты. 

“Бу – яшьләр өчен яңа өметләр һәм яңа мөмкинлекләр. Гомумән, мәгариф өчен яңа мөмкинлекләр”, - дип билгеләп узды Париж кунагы. 

Рөстәм Миңнеханов исә бу очракта Татарстан "отты" дип саный. 

– Без биналар төзибез, шартлар тудыра алабыз. Әмма кешеләр булмаса, бөтен эшебез нәтиҗәсез. Цифрлашу буенча илкүләм проектларда бурычлар куела. Мондый мәктәпләрдән башка булмый. Бирегә иң амбициялеләр җыелган. Кешеләрне мәҗбүр итмәгәннәр, алар биредә үзләрен кызыксындырган әйберне тапкан. Әлбәттә, алар бик нәтиҗәле эшләячәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. 

Герман Греф бирегә килгән абитуриентларның бушлай белем алуын һәм бик максатчан кешеләр җыелуын билгеләп үтте. 

- Биредә бай гаиләләрдән килгән балалар түгел. Минем белән очрашуда алар гел торак мәсьәләсен кузгата иде. Без дүрт төбәк белән эшли башладык һәм Татарстан финишка беренче килде. Инновацион үзәк буларак, бу мәктәп Казанга бик кирәк иде. Хәзерге вакытта иң зур актив - ул кеше. Берничә елдан сез аны тоярсыз, – ди Герман Греф. 

Очрашу азагында Герман Греф белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Ул республиканың цифрлашуына юнәлдерелгән. Сүз уңаеннан, проект "Мәгариф" һәм "Цифрлы икътисад" илкүләм проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә. 
Елга Россиядә якынча 50 мең "айтишник" әзерләнә. Илгә исә бу өлкәдә ким дигәндә 1,5-2 миллион белгеч таләп ителә.

Рөстәм Миңнеханов белән Герман Греф шулай ук «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештырылган Татарстан Республикасының инновацион эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты. “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, биредә Герман Грефка Татарстанның 2019 елдагы икътисади үсеш нәтиҗәләре, илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру хакында сөйләделәр. Әйтик, күргәзмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча инновацион проект тәкъдим ителгән. Контейнерларда «акыллы» датчиклар урнаштыру әлеге система элементларының берсе булып тора. Ул онлайн-режимында бакның тулуына күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирә. «Цифрлы авыл» проекты исә авыл җирендә мәгълүмати системаларны үстерүгә юнәлдерелгән. Кешеләрне тану системасына нигезләнгән технологияләр ярдәмендә авыл кешеләре товарларга кассир катнашыннан башка гына терминал аша түли алачак.

Фото: tatarstan.ru/

Лилия Локманова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading