16+

Гимныбызга кушылып җырлагыз!

«Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем, Татарстан!» Бу сүзләрне без хәзер, төнлә уятып сорасалар да, чатнатып әйтеп бирергә бурычлы. 20 ел дәвамында сүзсез яшәп, ниһаять, сүзләре язылган гимннан алынган юллар ул. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимны беренче тапкыр тексты белән яңгырады.

Гимныбызга кушылып җырлагыз!

«Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем, Татарстан!» Бу сүзләрне без хәзер, төнлә уятып сорасалар да, чатнатып әйтеп бирергә бурычлы. 20 ел дәвамында сүзсез яшәп, ниһаять, сүзләре язылган гимннан алынган юллар ул. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимны беренче тапкыр тексты белән яңгырады.

2 минут 30 секунд дәвам итә торган дәүләт гимнының 8 юлы - татарча, тагын 8 юлы - рус телендә. Закон нигезендә аларны бары тик бергә тулаем итеп башкару таләп ителә, чөнки ул татар һәм рус телләрендәге бербөтен шигъри текст булып тора. Рөстәм Яхин музыкасы саклап калынып, шушы музыкага туры килә торган гимн текстына бәйге игълан ителгәннән соң, сер түгел, бик күпләр үзләрен сынап карады. Әмма тирән эчтәлекле дә, матур да, бар кеше дә яттан белер дәрәҗәдәге уңышлы вариант озак эзләнде. Хәзер инде автор билгеле. Гимнның сүзләре - Рамазан Байтимеров шигыре (Байтимеровның кызы Гөлшат Кушилкова тарафыннан эшкәртелгән), русчага исә Филипп Пираев тәрҗемә иткән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның Дәүләт гимны яңгырар алдыннан чыгыш ясап, гимнның иң яхшы текстын ачыклау юнәлешендә алып барылган эшләр белән таныштырып үтте, бу эшне алып барган комиссия әгъзаларына рәхмәтен белдерде. Эш барышында илледән артык дәүләтнең һәм субъектның гимны өйрәнелгәнлеген дә ассызыклаганнан соң: «Бу гимн безнең республиканың күпмилләтле халкын берләштерүче, дуслык һәм толерантлык үрнәге булырга тиеш», - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры хоры тәкъдим иткән гимнны беренчеләрдән булып ишетүчеләр арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, парламент депутатлары, ТРның Дәүләт гимны текстын булдыруга өлеш керткән затлар бар иде.

Татарстан гимны
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading