16+

«Голос. Дети» проектында катнашкан Эмилия ХӘЙРИЕВАның әнисе: «Зур җиңүләргә өмет итмибез» (ВИДЕО)

Безгә горурланып алырга тагын бер сәбәп булды: узган атнада «Голос. Дети» проектының беренче этабында Мамадыш кызы Эмилия Хәйриева җиңү яулады.

«Голос. Дети» проектында катнашкан Эмилия ХӘЙРИЕВАның әнисе: «Зур җиңүләргә өмет итмибез» (ВИДЕО)

Безгә горурланып алырга тагын бер сәбәп булды: узган атнада «Голос. Дети» проектының беренче этабында Мамадыш кызы Эмилия Хәйриева җиңү яулады.

«Сукыр тыңлаулар»да кызга берьюлы өч жюри әгъзасы борылды. Әмма Эмилия бер дә каушап калмады, зур горурлык белән: «Мин Татарстанның матур шәһәре – Мамадыштан!» – диде. Ә бу минутларда шатлыгы эченә сыймаган әнинең күзләре яшьләнә...

– Наталья ханым, җиңүегез белән сезне ихластан тәбриклибез!
– Зур рәхмәт! Дөресен генә әйткәндә, җиңүгә өмет тә итмәгән идек. Җиңү түгел, чакырачакларына да өмет юк иде. Телефон диктофонына яздырылган гади генә язманы җибәргән идек. Җибәрдек тә бөтенләй оныттык...
Ә беркөнне, шалтыратып, кастингка чакырдылар. Анда барлыгы 750 бала катнашты. Кастинг нәтиҗәләре өч көннән соң сайтка эленергә тиеш иде, әмма без кереп тә карамадык. Безгә Эмилиянең укытучысы шалтыратып хәбәр итте.
Ни өчен без артыгын өметләнмәдек? Чөнки катнашучылар күп һәм һәр бала уникаль, талантлы.

– Кызыгыз кайчаннан бирле җыр белән шөгыльләнә?
– Дүрт яшеннән. Өлкән кызым Гүзәл җырлый иде, ә кечкенәсен җыр-моңга һәвәс дип уйлап та карамадым. Балалар бакчасыннан район конкурсына баргач, Эмилия җырлап беренче урын алды. Шуннан сәләтен үстерергә дип, биш яшендә музыка мәктәбенә бирдек. Тик укытучыбыз башка шәһәргә күченеп китү сәбәпле, Эмилия хәзер җыр түгәрәгенә генә йөри. Андагы укытучысы Лилия Нәкыйп кызы да Эмилия өчен үлеп тора. Кызларым белән күпчелек үзем шөгыльләнәм, репертуарны да мин сайлыйм.

– Сезнең дә музыка белемегез бармы?
– Юк, әмма кызлар белән күп нәрсәгә өйрәнеп беттем. Күңелем ничек куша, шулай өйрәтәм. Дөрес, интернеттан видеодәресләр карыйм, тәҗрибәле укытучылар белән киңәшләшәм... Көн дә өйдә шөгыльләнәбез. Мин сайлаган репертуар белән кызлар һәрчак килешә. «Голос» проектында башкарганы Мексика халык җыры иде. Ишетү белән, мин аның Эмилиягә туры киләсен аңладым. Аның холкына да, вокал мөмкинлекләренә дә 100 процент килешле җыр.
Ике кызым да ел саен уза торган «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесендә катнаша, җиңүләр яулый.

– Ә өлкән кызыгыз ни өчен «Голос»ка бармады?
– Бик теләгән иде. Заявка җибәрдек, шалтыратучы булмады. җырны ул хәзер икенче планга калдырды, укуына зур игътибар бирә. Биология буенча Россия олимпиадасында җиңү яулагач, фән белән кызыксына башлады. Киләчәктә табиб булмакчы, биология, химия белән ныклап шөгыльләнә.

– Эмилия Меладзе командасына ничек эләкте?
– Кызымның мөмкинлекләрен беләм: ул профессиональ музыкант түгел. «Сукыр тыңлаулар»да берәү дә борылмаска мөмкин икәнлегенә дә алдан ук әзер тордык. Әлбәттә, берьюлы өч жюри әгъзасы да борылу көтелмәгән хәл булды. Меладзега барасын ул шул минутта гына хәл итте. Репетицияләр вакытында абыйлы-энеле Меладзелар балалар белән шөгыльләнде. Алар бик итагатьле, ягымлылар. Күрәсең, Эмилиянең күңелен яулап алганнар, шуңа сайлагандыр.

Зур җиңүләргә өмет итмибез. Киләсе этапны үтмәсәк тә, бик борчылмыйбыз. Булганына шөкер. Бер атна Мәскәүдә яхшы педагогларда шөгыльләнеп, зур тәҗрибә тупладык. Яңа дуслар очраттык.
Эмилия кызым өчен җан аткан һәр тамашачыга зур рәхмәтләремне белдерәм!

PS. Хәзер Эмилия Хәйриеваны проектның тагын да җитдирәк сынавы көтә. Икенче этапта өч катнашучы бер үк җырны башкарачак һәм алар арасыннан иң яхшысын сайлап алачаклар. Сайлап алынган очракта, проектта катнашуын дәвам итәчәк. Эмилиягә уңышлар телибез!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading