Шәһри Казан

Горки-Әмәт урман паркында “кулинар август” дәвам итә

Августның һәр якшәмбесендә Горки-Әмәт урман паркында казанлыларны һәм шәһәр кунакларын затлы ризыклар әзерләү серләренә һәм сыйфатлы азык-төлек сайларга өйрәтәләр. Теләгән һәр кеше шәһәрнең алдынгы пешекчеләре уздырган махсус мастер-классларда катнаша ала, дип яза Казан мэриясе сайты.

Реклама

Биредә иң оста аш пешерүчеләр белән танышу, төрле викториналар һәм уеннарда катнашу мөмкинлеге дә бар. "Балалар почмагы" да эшләячәк.

Мастер-класслар 6, 13, 20 һәм 27 августта уздырыла, дип хәбәр итә оештыручылар. Бүген, ягъни 6 августта кунаклар каршында танылган шеф-поварлар Алексей Данилов һәм Игорь Афанасьев чыгыш ясаячак. Аларга Мәскәүнең танылган гастроблогеры, "Мастер-шеф" шоу программасында катнашкан Надежда Славуцкая һәм "Krutoy Media" агентлыгы бренд-менеджеры Резида Шакирова ярдәм итәчәк. Бу ялларда чараны һәвәскәр пешекче Санчес алып барачак. "Кулинар август" 15.00 башланыр дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: