16+

Әгәр мине сайласагыз...

Безне кечкенәдән, сүзеңдә тору, биргән вәгъдәңә тугры калу кирәк, дип өйрәтәләр. Әти-әниеңә, дустыңа, яраткан кешеңә биргән вәгъдәне ничек үтәми калырга мөмкин?! Әлбәттә, монда оят, намус кебек холык сыйфатлары зур роль уйный. Әмма без депутатларыбызның бик еш югары трибуналардан әллә нинди зур вәгъдәләр биреп тә, аларның үтәлешенә артык игътибар итмәүләрен күзәтәбез.

Әгәр мине сайласагыз...

Безне кечкенәдән, сүзеңдә тору, биргән вәгъдәңә тугры калу кирәк, дип өйрәтәләр. Әти-әниеңә, дустыңа, яраткан кешеңә биргән вәгъдәне ничек үтәми калырга мөмкин?! Әлбәттә, монда оят, намус кебек холык сыйфатлары зур роль уйный. Әмма без депутатларыбызның бик еш югары трибуналардан әллә нинди зур вәгъдәләр биреп тә, аларның үтәлешенә артык игътибар итмәүләрен күзәтәбез.


Чынга ашмас вәгъдәләр
Президент сайлауларына кадәр ай ярымнан да кимрәк вакыт калып бара. Хакимият өчен ярышта катнашачак 5 кандидатның исеме инде хәзердән үк билгеле. Болар - Владимир Путин, Сергей Миронов, Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов һәм Михаил Прохоров. Үзәк сайлау комиссиясе тулы исемлекне 28 гыйнварда игълан итәргә исәпләп тора.
Сайлау алды процессы артыннан күзәтү шунысы белән кызыклы: бу юлы кандидатлар ниндирәк чынга ашмас вәгъдәләр бирерләр дә, ниндирәк алдау-йолдаулары белән халыкның ышанычын яулап маташырлар икән, дип торасың. Ә вәгъдәләр бәйләме, дөрестән дә, һәрвакыттагыча күңелгә май булып ята торган, зур өметләр баглаттыручан ышандырулардан гыйбарәт.
Үзенең кабынып китүчән, гел бәхәсләшергә яратучан холкы белән билгеле ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский сайлау алды программасының девизын да бик яңгырашлыны сайлаган: «Жириновский, яисә яманрак булачак!» Президент тәхетенә менеп кунаклаган очракта, Жириновский чиновникларның күпчелеген утыртып бетерергә сүз бирә. Аның төп, үзенчәлекле карары булып исә Яңа ел каникулларын бетерү тора. Жириновский сүзләре буенча, 31 декабрь көнне без кичке алтыга кадәр эшләп, яңа ел төнен тавыш-тынсыз гына үткәреп, 1 гыйнвар көнне яхшылап ял итеп, 2сендә үк инде яңадан эшкә тотынырга тиешбез. «Бирән урынына тыгынуыбызны туктатыйк, Яңа ел ашы гадәти булырга тиеш!» - ди ул. Жириновский эш һәм торак мәсьәләләрен дә 3 ел эчендә хәл итәргә сүз бирә.
«Гадел Россия» партиясенең җитәкчесе Сергей Миронов исә күчеш чоры Президенты булырга гына исәпли, ягъни ике елга гына Илбашы булып, сәяси реформалар үткәреп, барлык проблемаларны чишеп, 2014 елның мартында Президент таҗыннан баш тартырга планлаштыра. Миронов шул вакыт эчендә гаделсез сайлаулар мәсьәләсен хәл итәргә, суд системасын үзгәртергә, мәктәпләрдә БДИның тамырын корытырга җыена.
Думага узган елгы сайлаулар тудырган ыгы-зыгы, күргәнебезчә, әле дә тынып бетә алмый. Баш белән эш иткән кандидатлар, сайлау алды программаларының нигезенә гаделсез сайлаулар белән көрәшне куйсалар, халыкның күпчелеген үз якларына аударачакларын аңлый. Тәҗрибәле, зирәк сәяси эшлекле Геннадий Зюганов вәгъдәләрен шуны күз алдында тотып бирәдер, күрәсең. Аның сүзләренә караганда, хакимиятне ул «тезгенләгән» очракта, киләсе сайлауларның һәркайсы үтә дә гадел булачак икән. Зюганов, массакүләм мәгълүмат чараларында цензураны бетерәм дип тә күңелне ымсындыра.
Партияләргә кагылышы булмаган кандидат Михаил Прохоров исә, Президент тәхете өчен үзенең иреген корбан итеп, өйләнергә дә әзер булганлыгын белдергән. Илнең җитәкчесе итеп сайланган очракта, Прохоров һәр башлангычта халык сүзенә, киңәшләренә колак салырга вәгъдә итә.

Җиргә төшик
Сайлау алды ярышы барышында, кандидатларның, русча әйтмешли, «колакларыбызга токмач элүләре»нә ияләшеп беттек бугай инде. Халыкның күпчелеге ул вәгъдәләргә күптән ышанмый да. Кандидатлар да, сайлаулар узгач: «Менә мине сайламаган булып, нинди өстенлекләрдән колак кактыгыз!» - дип әйтә алсыннар өчен генә, бер-берсен уздырып, зурдан кубып вәгъдәләр бирәләр, үзенчәлекле хәйләләргә баралар. Болар сайлауларда җиңә алмаячакларын белгәннәр тарафыннан эшләнә. Ә халыкның күпчелеге үзен сайлаячагын белгән кеше, бу очракта Владимир Путин, күпкә тыйнаграк, хакимлек чоры дәверендә үтәлешләре реаль мөмкин булган вәгъдәләр генә бирергә тырыша. Аның сайлау алды кампаниясе барышында биргән вәгъдәләре гади һәм аңлаешлы: ул 5 ел эчендә илнең икътисадын нык үстерергә, хезмәт хакларын аңлы кысаларда гына арттырырга, алкоголь һәм тәмәке продукциясе белән көрәшергә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading