Тычкан бизгәге
Бу авыру гадәттә язын шәхси йорт белән яшәүчеләрдә күзәтелә. Чөнки нәкъ менә шул вакытта кеше торакларын, каралты-кураларын җыештыра. Инфекция туфрак, тузан аша да йогарга мөмкин. Авыру эләктергән вакытта тән температурасы бик югары күтәрелә, буыннар, мускуллар сызлый, туңдыра, күңел болгана. Авыруны дәваламасаң, бөерләргә зыян килергә мөмкин. Тычкан бизгәген кисәтү өчен кулга перчаткалар киеп эшләргә, йортны яхшылап җилләтергә, дезинфекцияләү чаралары кулланырга, урын-җирне кояшта киптерергә кирәк. Эшләгән вакытта тузан кермәсен өчен, махсус битлек кисәң дә яхшы. Бу инфекция кешедән кешегә йокмый. Тычкан бизгәге белән авыручы бары табиб белән киңәшләшеп кенә дәваланырга тиеш.
Җил чәчәге
Җил чәчәген балалар авыруы дип атасалар да, ул олыларда да күзәтелә һәм аларда шактый катлаулы уза. Җил чәчәге вакытында тән температурасы күтәрелергә мөмкин, тәнгә бетчәләр чыга, алар кабарчык белән томалана, шул бетчәләрдән җөй калуы ихтимал. Кызганыч, авыруны кисәтеп булмый. Бары тик җил чәчәгенә каршы вакцина салдырырга гына мөмкин. Дөрес, аны бездә әлегә акча түләп ясатырга гына була.
Кызамык
Татарстанда кызамыкның нәрсә икәне турында күптән онытканнар иде дә, соңгы елларда ул кабат баш калкыта башлады. Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов әйтүенчә, кызамык Европадагы 53 илнең 47сендә теркәлгән. Иң күп авыручылар – Украинада. Шулай ук Таиланд, Төркия кебек илләрдән дә кызамык йоктырып кайту куркынычы бар. Татарстанда исә быел кызамыкның 7 очрагы теркәлгән. Кызамык бик тиз тарала. Билгеләре салкын тигәндәге кебек – тән температурасы күтәрелә, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына, тәнгә тимгелләр чыга башлый. Кызамык өзлегүләр белән куркыныч. Нерв системасына зыян килеп, хәтта кешенең инвалид калу куркынычы да бар. Бу авырудан котылуның юлы бер генә – вакцина ясату. Аны гадәттә, балага бер һәм алты яшь тулгач ясыйлар. Бу вакцина кешене гомере буена кызамыктан саклый. Әгәр балачакта ясатмаган булсагыз, хәзер дә теләсә кайсы сырхауханәдә прививка салдырырга була. Аны өч ай аралык белән ике тапкыр ясатырга кирәк.
Табиблар, декабрьнең өченче ункөнлегендә грипп белән авыручылар артырга мөмкин дип фаразлый. Чыршы бәйрәмнәре, тотрыксыз һава торышы – барысы да вирусларның үрчүенә китерүе бар. Шуңа да кеше күп булган урыннарда бик булмаска, грипптан саклануның бар ысулларын да күрергә киңәш итә табиблар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар