16+

Гөрли Сабан туйлары!

Бу атнада авылларда һәм районнарда халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туйлары гөрләячәк. Халык, мәш килеп, шуңа әзерләнә. Авыл халкы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе шулдыр, мөгаен. Чәчү эшләрен тәмамлагач, аз гына ял итеп алсаң да була. Өлкән буын, элеккеге Сабан туе хәзер юк инде ул, аның шул исеме генә калып...

Фирая Зыятдинова, Себер тракты тарихы һәм М.Җәлил музее директоры, Балтач, Карадуган:
- Бездә Сабан туе бик зурлап һәм бик тә күңелле итеп үткәрелә. Бәйрәмгә бер-ике көн кала, борынгыдан килгән гадәт буенча, Сабан туена сөлгеләр, бүләкләр җыябыз - әрәпә җыю дип атала ул бездә. Атларны матур итеп бизәп, гармуннар, тальяннар уйнатып, җырлап-биеп авылларны әйләнәбез. Сабан туе мәйданына да халык бик күп җыела. Элек-электән, әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны - барысын да саклап калырга һәм бүгенге буынга да җиткерергә тырышабыз.
Алсу Сафиуллина, Спас, Чәчәкле:
- Сабан туе бездә инде бик күп еллар үткәрелгәне юк, шуңа күрә авыл халкы күрше Иске Рәҗәп авылына бара. Элегрәк елларда мәйданнар гөр килеп торган чаклар бар иде. Ул елларны сагынып искә алырга гына калды. Әле дә хәтерлим: әни безне, чәчләргә ак бантлар куеп, җәйге матур күлмәкләр һәм ап-ак гольфалар кидереп, бәйрәмгә алып бара иде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading