16+

Гөрләп үтте «Каравон»

Татарстанның Лаеш районындагы Никольское авылында XXII «Каравон» рус фольклор фестивале булып узды. Анда Татарстан, Мари Эль, Чуашстан, Киров өлкәсе һәм Мәскәүдән 148 фольклор коллективы катнашты. Төп кунаклар исә «Буран әбиләре» иде.

Гөрләп үтте «Каравон»

Татарстанның Лаеш районындагы Никольское авылында XXII «Каравон» рус фольклор фестивале булып узды. Анда Татарстан, Мари Эль, Чуашстан, Киров өлкәсе һәм Мәскәүдән 148 фольклор коллективы катнашты. Төп кунаклар исә «Буран әбиләре» иде.

Бәйрәм кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Мондый бәйрәмнәрнең кыйммәте әйтеп бетергесез. Биредә бөек рус халкының традицияләре дә, күп кенә башка халыкларның гореф-гадәтдәре дә, бергә яшәүнең иң яхшы традицияләре дә бергә кушыла. Бары тик дуслык һәм тынычлыкта яшәп кенә уңышка ирешеп һәм бәхетле булып булганлыгын беркайчан да онытмыйбыз», - диде ул. Аннан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Каравон» уңаеннан юллаган мөрәҗәгатен укып, Президент исеменнән Никольское авылы иҗат коллективларына, гастрольләргә йөри алсыннар өчен, автобус бүләк итте.
Бәйрәмдә «Буран әбиләре»нең дә катнашуы шатлык өстенә шатлык булды. Алар башкаруындагы татар телендәге җыр исә бар халыкка көтелмәгән сюрприз булгандыр.
Җырлы-биюле, театральләштерелгән тамашаларны карап, борынгы рус халык уеннарында, төрле бәйгеләрдә катнашып, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителгән «Осталар шәһәре»ндә йөреп рәхәтләнде халык. «Әкият» курчак театры тамашасын карап, аттракционнарда уйнап, төрле викториналарда катнашып бүләкләр оттылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading