Шәһри Казан

Грузиягә юллар ябылды: юллама алып өлгергәннәргә нишләргә?

Быел ял итәргә Грузиягә барырга уйлап тора идем. «Бәндә меңне юрый, Алла берне юллый» дигән кебек, бу җәйдә Грузияне күреп булмас, ахры.

8 июльдән, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очу тыела. Белгәнегезчә, хәзерге вакытта бу илдә Россиягә каршы митинглар уза. Россия Президенты Владимир Путин шул турыдагы указга кул куйды. Туристлык операторларына һәм агентлыкларына да Грузиягә юлламалар сатмаска тәкъдим ителә.

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, бу җәйдә 150 мең ил кешесе Грузиягә бара алмаячак. Бүген анда якынча 5-7 мең безнең турист ял итә, болары – юллама алып баручылар. Үз юллары белән килүчеләр ике-өч тапкырга артык.
Грузияне халык яратып өлгерде. Шуңа да соңгы елларда ул иң поплуяр юнәлеш булып тора. Узган елны бу илдә барысы 8,7 миллион турист булган, шуларның 1,4 миллионы – Россия кешеләре.

Татарстан туроператорлар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов "ШК"га сөйләгәнчә, юлламалар иң күп сатыла торган илләр Төркия белән Грузия. Соңгысы үзенең милли кухнясы, чагыштырмача арзанга чыгуы һәм визасыз ил булуы белән җәлеп итә.  
– Юллама алып өлгергән кешеләргә борчылырга кирәкми, аларны кире кайтара алалар. Илдә тынычлык урнашканчы анда бармавың хәерле, – диде Рамил Мифтахов.

Реклама

Ялга җыенучыларга ул Краснодар курортларына барырга тәкъдим итте. Ул чагыштырмача арзанга чыга икән. Ә Төркиягә быел юллама бәяләре арткан. Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр 15-25 процентка күтәрелгән.

– Төркиягә алдагы еллардагы кебек күпләп баралар дип әйтә алмыйм. Барган очракта да йә көннәр санын азрак алалар, яки отельләрнең очсызын сайлыйлар, – ди ул.
Ә менә кайчаннан бирле көткән Мисырга юллар һаман ачылмаган әле. Анда, Аллаһ теләсә, ел ахырына барып булырга тиеш, ди.

Сүз уңаеннан: Грузиядә Россия белән авиаэлемтәләрне югалту аркасында күпме акча югалтасыларын исәпләп чыгарганнар. Sputnik Грузия язганча, Кунакханәләр һәм рестораннар ассоциациясе җитәкчесе Шалва Алавердашвили бу сан 750 миллион долларны тәшкил итә, дип белдергән. Ел башыннан Грузиядә Россия туристлары 1,1 миллиард доллар акча калдырган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: