16+

ГТО значогын кире кайтарасы килә

Казанда 2013 елда узган Универсиадага әле әзерлек кенә барганда, мэр Илсур Метшин: - Кытайда паркларда һәм скверларда кечкенә балалардан башлап, картаеп беткән бабайларга һәм әбиләргә кадәр физкультура белән шөгыльләнәләр. Бездә дә физкультураны массакүләм төскә әверелдерәсе иде, - дигән иде.

Казанда 2013 елда узган Универсиадага әле әзерлек кенә барганда, мэр Илсур Метшин: - Кытайда паркларда һәм скверларда кечкенә балалардан башлап, картаеп беткән бабайларга һәм әбиләргә кадәр физкультура белән шөгыльләнәләр. Бездә дә физкультураны массакүләм төскә әверелдерәсе иде, - дигән иде.

Алланың амин дигән сәгатенә туры килгәндер шәһәр башлыгының теләкләре. Быелның язында Россия Президенты Владимир Путин совет чорындагы ГТО нормативлары комплексын хәзерге шартларга кайтару башлангычы белән чыкты.

Мәктәптә укыган елларда минем дә ГТО значогы бар иде, кызганыч, ул югалды. Хәзер әлеге күкрәк билгесен кабат алу мөмкинлеге туды. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә ГТО нормативларын сынап карау төбәкләре исемлегендә безнең республика да бар. Быелгы уку елыннан ГТО комплексы мәгариф учреждениеләренә кертелә башлый, аннан соң аерым муниципаль берәмлекләр җәлеп ителәчәк, ә 2017 елдан бөтен халыкны колачлау ниятләнелә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин:

- ГТО комплексының кабат гамәлгә кайтарылуын хуплыйм. Әлегә шушы хактагы хәбәрне генә ишетеп беләбез, нормативларның тәртибе мәгариф идарәсенә бирелмәде. Документлар килүгә, мәктәпләрдә эшне башлаячакбыз, - диде.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән проектта язылганча, һәр яшь төркемнәренең үз нормативлары булачак. Нигездә, алар совет чоры ГТОсы кебек: йөгерү, ераклыкка сикерү, турникта тартылу, йөзү, чаңгыда узышу, ату һәм туристлык сәяхәт. Турсәяхәт дигәннән, бу һич тә җыйнаулашып чит илгә ял итәргә китү түгел, ә табигатькә чыгып, уеннар-бәйгеләр оештырып, күңел ачып кайту.

ГТО нормативларын тапшыру мәҗбүри таләп түгел, киресенчә, кызыксындыру чаралары кулланылачак. Әйтик, бүләкләү, спорт залларына йөрү өчен түләү, спорт йолдызлары катнашында мастер-класслар оештыру... Мәктәп укучыларының аттестатында ГТО комплексын тапшыру турында язылачак, югары уку йортына кергәндә бу игътибарга алыначак. Эш бирүче карар кылса, отпускага өстәмә көн һәм премия дә бирелергә мөмкин.

Казанда ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыкларының берсе Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы булачак. Быелның 30 августында төзекләндерелгән паркны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин ГТО нормативларын тапшыру эстафетасына старт бирделәр дә инде. Әлеге чара бер үк вакытта «Подари жизнь» акциясенең башлангычы да иде. Рөстәм Миңнеханов җирдән куллары белән 50 мәртәбә этәрелеш ясап, эстафетаны Россия финанс министры Антон Силуановка, Илсур Метшин Владивосток мэры Игорь Пушковка һәм актер Сергей Безруковка тапшырды.

ГТО нормативларының яңа биремнәре
(тест)

- пневматик һәм электрон мылтыктан ату

- урыннан өчле сикерү

- урыннан ераклыкка сикерү

- аркада яткан хәлдә бер минут дәвамында гәүдәне күтәрү-төшерү

- яткан хәлдә куллар белән гәүдәне этәрү-төшерү (малайларга һәм үсмерләргә)

- 16 килограммлы герне этәрү.

ГТО комплексы баскычлары

«Уйна һәм хәрәкәтлән» (6-8 яшь)

«Һәммәбез дә стартка» (9-10 яшь)

«Кыюлар һәм җитезләр» (11-12 яшь)

«Олимпия өметләре» (13-15 яшь)

«Көч һәм матурлык» (16-17 яшь)

«Физик камиллек» (18-29 яшь)

«Хәрәкәттә шатлык» (30-39 яшь)

«Сәламәт озын гомер» (40-55 һәм өлкәнрәк яшь)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading