Шәһри Казан

Гырлау кимчелекме, әллә авыру билгесеме?

Йоклаганда гырлаучы кеше белән яшәүчеләргә кызыга торган түгел инде ул. Ул бичара ни үзе юньләп йоклый алмый, ни башкаларны йоклатмый бит. Әмма анысы бер хәл, моңа түзәргә була әле, ә бит гырлау кешенең сәламәтлеге өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Гырлау үзе зыянлы әйбер булмаса да, ул җитди авыруларның берсе саналган...

Реклама

Тавыш кайдан чыга?
Йоклаган вакытта сулыш юллары кысыла да һава кергәндә, йоткылыкның йомшак тукымалары бер-берсенә бәрелә башлый - менә шул вакытта гырлаган тавыш ишетелә дә инде. Гырлау барлыкка килүнең сәбәпләре күптөрле: миндальсыман бизләрнең һәм аденоидларның (йоткылык бизенең шешүе) зураюы, борын эчендәге бүлемнең кәкре булуы, шулай ук кешедәге тумыштан ук булган башка үзенчәлекләр. Кайбер авырулар аркасында да (әйтик, калкансыман биз белән бәйле) кеше гырларга мөм­кин. Аннан өлкәннәр яшь­ләргә караганда ешрак гырлый, бу исә мускулларның картаюы белән аңлатыла. Балаларның гырлавы, гадәттә, миндальсыман бизләрнең зураюы белән бәйле. Әмма гырлауның сәбәпләрен еш кына үзебездәге начар га­дәтләрдән, дөрес яшәү рәвеше алып бармаудан да эз­ләргә кирәк. Гырларга мәҗ­бүр итә торган шундый сәбәпләрнең берсе - артык авырлык булу: гәүдә авырлыгының 10 процентка гына артуы да сулыш параметрларын 50 процентка начарайта. Спиртлы эчемлекләр, йоклата торган препаратлар, бик нык арыганлык та йоткылык мускулларының тонусын киметә ала. Тәмәке тарту да үз өлешен кертә, билгеле.
Апноэ түгелме икән...
Иң начары: каты гырлау җитди авыруның - апноэ яки йоклаган вакытта сулыш алу тукталуның билгесе булып тора ала. Әмма бу гырлаган һәр кешедә апноэ һәм апноэ булган һәр кеше гырлый дигән сүз түгел. Әлеге авыру күзәтелгәндә, үпкә­ләргә һава керми башлый, нәтиҗәдә, кандагы кислород күләме кими. Күп тапкырлар бүленергә мәҗбүр булган мондый йокы, әл­бәттә, тиешле ялны бирә алмый. Шуңа күрә, апноэ синдромыннан җәфаланучы кеше көн дәвамында үзен ватылган, арыган кебек хис итә, аны гел баш авыртулары борчый, йокысы килә. Болардан тыш, хәтер дә начарлана. Әмма куркынычы шул: йоклаган вакытта сулыш тукталу йөрәк-кан тамырлары - гипертония, аритмия, инсульт, миокард инфаркты һәм башка авырулар барлыкка килү ихтималын арттыра. Кешедә авыру бармы-юкмы икәнен түбәндәге билгеләр буенча ачыкларга мөмкин: периодик рәвештә туктый-туктый каты итеп гырлау, гел бәдрәфкә йөгертә торган тынычсыз йокы, ир­тән баш авырту, йокыдан тормас борын үзеңне арыган итеп хис итү, кан басымы күтәрелү, тазару. Ләкин шунысын онытмагыз: төгәл диагнозны, сомнологик тикшерү уздырганнан соң, бары тик табиб кына куя ала. Тикшерү өчен кешене махсус лабораториядә йокларга урнаштыралар һәм бу вакытта кешедә барган үзгәрешләрне теркәп баралар. Ә авыруны дәвалау бик тә мөһим.
Әгәр дә гырлау кешенең нинди торышта йоклавына гына бәйле икән (әйтик, ул аркасы белән ятса гына гырлый), аңа өй шартларында да ярдәм итәргә була:
- ябыгырга кирәк.
- артында кесәсе булган йокы күлмәге киеп, кесәсенә теннис шары салып куегыз. Кеше аркасына ятмакчы булганда, ул аңа кире ян белән ятарга ярдәм итәчәк.
- Борын белән сулауны яхшыртучы махсус ябыштырыла торган тасмалардан да файдаланырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: