16+

«Халык гадилекне ярата»

Кыскача белешмә: Туган елы: 1983 елның 3 феврале. Туган ягы: Нурлат районының Түбән Нурлат авылы, гади колхозчылар гаиләсеннән: әнисе сыер савучы, пешекче, әтисе электрик булып эшләгән. Беренче уен коралы: гармун. Тормыш девизы: «Дөреслеккә омтылу». Яратмый: ялганны һәм ялган сөйләргә. Ярата: туры әйткәнне һәм үзе дә шундый. Танылган җырлары: «Аллар күрдем...

«Халык гадилекне ярата»

Кыскача белешмә: Туган елы: 1983 елның 3 феврале. Туган ягы: Нурлат районының Түбән Нурлат авылы, гади колхозчылар гаиләсеннән: әнисе сыер савучы, пешекче, әтисе электрик булып эшләгән. Беренче уен коралы: гармун. Тормыш девизы: «Дөреслеккә омтылу». Яратмый: ялганны һәм ялган сөйләргә. Ярата: туры әйткәнне һәм үзе дә шундый. Танылган җырлары: «Аллар күрдем...

Бүгенге көндә автор-башкаручы Фирдүс Тямаевның «Язмыштан юк узмыш» һәм «Сөям, җаным» дигән җырларын тыңламый калучылар бик сирәктер. Аның бу һәм башка берничә җыры ТНВ каналыннан, «Болгар» радиосы аша һәрвакыт тапшырылып тора...
- Фирдүс, гармунда уйнарга ничек өйрәндең?
- Миңа 4 яшь иде. Әтием гармун алып кайтты. Үз көчем белән уйнарга өйрәндем. Әлбәттә инде, ноталарның ул вакыта нәрсә икәнен белми идем. Бишенче сыйныфтан мине гармуным белән авылда уза торган барлык бәйрәмнәргә, туйларга йөртә башладылар.
- Гармунда өйрәнү тормыш өчен кирәк булдымы?
- Бик нык ярдәм итте ул миңа. Гармунда уйнау сәләтем белән мин Лениногорск шәһәрендәге уку йортының баян классында белем алдым. Бирегә килеп укуым да үзенчәлекле булды. Әтинең апасы Лениногорск шәһәрендә музыка уку йорты барлыгын белешеп кайткан иде. Шыгрым тулы «өчле»ләремне «күтәреп», шул уку йортына килдем. Өметем бөтенләй юк иде, шуңа документларымны курка-курка гына тапшырдым. Дөресен әйтим, белем белән түгел, ә сәләт белән укырга кердем. Уку йортын яхшы билгеләргә тәмамлап, җыр укытучысы дигән белгечлек алып чыктым...
- Аннан Нурлатка кайттыңмы?
- Юк. Юллама буенча Азнакайга киттем. Дөресен әйткәндә, мин укытучы юлын сайламадым, чөнки, беренчедән, моның өчен бик зур психолог булырга кирәк, икенчедән, балалар белән эшләү - аерым тормыш ул. Аннан кечкенә Фирдүс кебек балаларны укытуны мин күз алдына да китерә алмадым (көлә). Район мәдәният йортына эшкә урнаштым. Биредә 4 елым узды.
- Шулай да туган як тарткандыр үзенә...
- Нурлатка кайту миңа әллә ни авыр булмады. 8 елдан соң, әтием бакый дөньяга күчкәч, әнием янына кайттым. Бер ел эчендә Фирдүс Тямаев исемен искә төшердем. Шөкер, бүгенге көндә Нурлатта гына түгел, Татарстанның бик күп районнарында да ул исемне беләләр. Икенче ел инде үзебезнең төркем белән концертлар куеп йөрибез.
- Зур сәхнәгә беренче чыгуыңны искә төшерик әле.
- Мине зур сәхнәгә беренче мәртәбә баян белән Рафаэль Латыйпов алып чыкты. Алар белән бергә баянда да уйнадым, җырлар да башкардым. Ике айдан соң, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов үзләренә концертларны алып баручы буларак алдылар. Алар белән ике ел эшләдем. Ул минем өчен бик зур тәҗрибә мәктәбе булды.
- Җырларыңны туплап чыгару белән эш ничегрәк тора?
Дисклар чыгарырга бер дә ашкынмадым. Барысы да Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә. Сине халык яратмаса, үз итмәсә, әллә нинди дисклар чыгарып та танылу алып булмый. Беренче дискым ашыгып, беренче концертымны куйганда, көне килеп җиткәч дөнья күрде. Мин аны тикшерү дискы итеп кабул иттем. Хәзер исә икенчесен әзерлибез. Монысына исә тамашачыга ошаганнары гына керәчәк.
- Ике клип та төшердегез бит әле...
- Беренчесе «Язмыштан юк узмыш» җырына төшерелде. Үзем язган сценарий буенча булды ул. Бик гади һәм халыкка аңлаешлы. Икенчесенә килгәндә, шулай ук тамашачыга, гади халыкка якын булырга тырыштым. Күп җырчыларның клиплары чит илдә, матур-матур шәһәрләрдә, чит ил машиналарында төшерелгән. Ә бит халык гадилекне ярата, сер түгел, без бит барыбыз да авыл балалары. Шуңа күрә, авыл, колхоз темасын сайладым. «Сөям, җаным» җырына туган авылымда туганнарым, дусларым белән клип төшердек.
- Клиптагы Резедә Әхмәтвәлиева турында да әйтеп үтегез әле.
- Ул - төркемебездәге җырчы кызыбыз. Нурлаттагы музыка мәктәбендә белем алып, бүгенге көндә Казанда шул юнәлештә укый. Аның белән без дискотекада таныштык. Дөресен әйтим, мин аңа гашыйк булдым. Матур гына иҗат итәбез. Бер-беребезне яратабыз. Аның башкаруындагы берәр җырга клип төшерергә дә уйлап торабыз.
- Кем шигырьләренә өстенлек бирәсез?
- Күбесенчә Галия апа Сәетшина шигырьләренә җырлар (көйләр) язам. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аңа шалтыратып идеяләремне әйтәм дә, ул миңа җыр тексты иҗат итә. Нурлат авторлары Фәүзия апа Мөхәммәтова һәм Сәкинә апа Хәйруллина белән дә иҗат итәбез.
Автор-башкаручы Фирдүс Тямаев Нурлат шәһәрендә үзенең студиясен булдыру хыялы белән дә янып йөри. Шәһәрдәге барлык иҗат кешеләрен шул студиягә тартып, бергәләп эшлисе килә аның. Нурлат данын танытасы, җырчы булу теләге туган яшь башкаручыларга ярдәм итәсе килә Фирдүснең. Тагын берничә төркем оештыру теләге дә юк түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading