16+

Хастаханәләр төзекләндерелә, инде табиблар кирәк

Казанда сәламәтлек саклау тармагын ныгытуга соңгы ике елда гына да 6 миллиард сумнан артык акча тотылган.

Хастаханәләр төзекләндерелә, инде табиблар кирәк

Казанда сәламәтлек саклау тармагын ныгытуга соңгы ике елда гына да 6 миллиард сумнан артык акча тотылган.

«Шушы чыганаклар ярдәмендә башкалада 5 яңа сәламәтлек учреждениесе төзелде, 6сы капиталь төзекләндерелде», - диде шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов. Программа кысаларында, Республика клиника хастаханәсе һәм 7 нче шәһәр балалар хастаханәсе капиталь төзекләндерелде. Киров районында «Шәһәр стоматологиясе» ачык акционерлык җәмгыятенең 5 нче филиалы ачылды. Узган ел Универсиада авылында медицина үзәге эшли башлады. 7 нче шәһәр хастаханәсе биләмәсендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе - иң зур проектларның берсе. Аның кабул итү-диагностика бүлеге инде ачылды, хирургия корпусы төзелеше тәмамланып килә. Төзекләндерүдән соң, 7 нче шәһәр хастаханәсендәге бала тудыру йорты кабат файдалануга тапшырылды. Шулай ук февраль аеннан Киров районында 4 нче балалар дәваханәсе дә сафка басты. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе 70 берәмлек Ford Transit автомобильләре белән тәэмин ителде. Әлеге махсуслаштырылган транспорт чаралары Универсиадага да хезмәт күрсәтәчәк.
Дәрвишләр бистәсендә озакламыйча яңа дәваханә ачылачак, Азино микрорайонында балалар дәваханәсе төзелеше дәвам итә. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә быел Call-үзәк булдырылачак, элемтә операторлары саны арттырылачак, «03» һәм «112» аша медицина ярдәме чакыртулары да шушы үзәккә тапшырылачак. Республика программасы кысаларында, Казандагы 2 нче һәм 6 нчы дәваханәләр, 10 нчы балалар дәваханәсе биналары яңартылачак. Рамил Әхмәтов: «Шәһәрдә хезмәткә урнашучы яшь медицина белгечләренә дә фатир алуда финанс ярдәме оештырасы иде. Авылларга кайтучы табибларга 1 миллион сум бирелә бит», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading