Шәһри Казан

Хәерче арттырасым юк

Россиядә яшәүче кияүдәге ханымнарның 64 проценты гаиләләрендә тагын бер бала барлыкка килүгә катгый каршы. Хатын-кызларның 15 проценты исә бала табарга риза, әмма «аерым шартларда гына» дигән сылтама белән. Аларның, имеш, бер дә хәерче арттырып ятасылары килми...

Реклама

РФ Президенты каршындагы РАНХиГС социаль-сәяси мониторингы үзәге директоры Владимир Бойков, рәсми никахта торган ханымнар арасыннан 11 проценты гына үз теләге белән бала арттырырга тели, дип белдерә.
Сүз уңаеннан, 2013 елның 1 гыйнварыннан хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу, аның белән өйдә утыру буенча түләнә торган пособиеләрне исәпләүгә дә үзгәрешләр керә. Дөресрәк итеп әйткәндә, кагыйдәләр катгыйлана. Хәзерге көнгә кадәр хатын-кыз акчаларны исәпләгәндә үзенә уңайлырак булган сәясәтне сайлый ала иде. Моннан соң алай булмаячак. Ел азагына кадәр декрет чорына акча түләү элеккегечә - хатын-кыз теләге буенча башкарыла әле. Ягъни декрет ялына кадәрге бер яки ике ел өчен. Хатын-кыз кайсы чорда күбрәк акча алып эшләгән булса, шул вакытны сайлап алырга хокуклы иде. Әмма 2013 елның 1 гыйнварыннан декрет акчалары бары тик декрет ялына кадәрге ике елда булган керемнәрдән чыгып кына билгеләнә. Бала белән өйдә утырган 1,5 ел эчендә түләнә торган пособие уртача хезмәт хакыннан исәпләнәчәк. Әгәр булачак әни йөккә узганчы берьюлы берничә оешмада эшләгән булса, аңа йөклелек һәм бала тапканнан соң бирелә торган пособиеләрне барлык эш бирүчеләр дә түләргә тиеш булып чыга. Ә декретта утырган вакыт өчен хатын-кыз үзе сайлаган бер генә оешма түли.

«Өченче баланы бер миллион бирсәләр дә тапмыйм»
Россия өчен гаиләдә өч бала норма булырга тиеш. РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында шулай дип белдерде һәм төбәк җитәкчеләренә демографик вазгыятьне яхшырту буенча төбәк программасын эшләргә кирәклеген искәртте. Сез ничек уйлыйсыз, демографик вазгыятьне яхшырту өчен дәүләт иң беренче нәрсәне хәл итәргә тиеш?
Алсу МӨХӘММӘТОВА, ТР мәгариф һәм фән министры киңәшчесе:
- Дәүләт яшь гаиләләргә социаль шартлар тудырырга тиеш. Ирнең гаиләне тәэмин итә алырлык яхшы хезмәт хакы түләнә торган һөнәре, әни кешенең декрет ялыннан соң чыгарлык тотрыклы эш урыны булырга тиеш. Сабыйларын бернинди проблемасыз гына балалар бакчасына урнаштыра алсыннар. Мәктәптә балаларына лаеклы белем бирелсен. Хәзер яшьләр акыллы, алар бер тапкыр бирелә торган 300 мең сум пособиегә генә алданмый.
Гөлназ СӘФӘРОВА, «Татар радиосы» ди-джее:
- Гаиләдә өч бала тәрбияләнсен өчен әле күп нәрсәләрне хәл итәргә кирәк. Субсидияләр, пособиеләр булдыру яхшы анысы, әмма алар артыннан йөрү процессын гадиләштерсеннәр. Гомумән, бу акчалата ярдәмгә генә әйләнеп калмасын иде. Пособиеләр бирелә анысы, әмма 300 мең сум бик аз. Социаль яктан якланмаган булсаң, хәтта бер миллион да коткара алмый. Бездә табибларга эләгү бик авыр. Иң беренче чиратта хәл ителәсе мәсьәлә дә, бәлки, шулдыр.
Илдар ГАЯЗОВ, газета укучы:
- Хатын белән икебезгә йөз мең акча эшли башлауга, шундук өченчесен алып кайтабыз. Бу беркайчан да булмый дигән сүз инде. Дәүләт моны хәл иткәнче, пенсиягә чыгар чак җитә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: