16+

Хәерле уку елы булсын!

Ял көненә туры килү сәбәпле, быелгы Белем көне Россиядә һәм Татарстанда 2 сентябрь - дүшәмбе көнне билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан үзенең котлавын җиткерде.

Хәерле уку елы булсын!

Ял көненә туры килү сәбәпле, быелгы Белем көне Россиядә һәм Татарстанда 2 сентябрь - дүшәмбе көнне билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан үзенең котлавын җиткерде.

«1 сентябрь көнне без һәр елны беренче кыңгырауны, тугрылыклы классташ дусларыбызны, зирәк һәм кайгыртучан укытучыларыбызны һәм остазларыбызны искә алып дулкынланабыз. Белем көне - ул һәркемнең күңел түрендәге, шул ук вакытта барыбызны да берләштерүче, гомумкешелек кыйммәтләренә ия бәйрәм», - диде ул. Татарстан Республикасы мәгариф министры Энгель Фәттахов та барлык укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде. «Соңгы елларда республиканың мәгариф тармагын үстерү өчен шактый эшләр башкарылды», - диелә аның котлавында. Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел беренче сыйныфка баручылар саны республикабызда 36148гә җиткән, Казан буенча исә бу күрсәткеч 11101 бала. Узган ел белән чагыштырганда, башкалабызда 200гә якын нәни укучы арткан.
Җәйге яллар вакытында мәктәпләрне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Яңа уку елына Татарстанда 165 мәктәп төзекләндерелгән, аларның 5есе - коррекцион мәктәпләр. Белем көнендә республикабызда 9 яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы ачылган. Шулай да иң куанычлысы - быел Татарстан мәктәпләренә 989 яшь белгеч килгән.
Яңа уку елы математика елы итеп игълан ителгән. Бу исә математика фәненә аеруча басым ясау, әлеге фәннән БДИ баллары күрсәткечләрен күтәрү өчен эшләнгән. Математикадан тыш, химия һәм физика фәннәрен дә читтә калдырмаска ниятлиләр. Гомумән, балаларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Укучыларга исә озын җәйге ялдан тиз арада айнып, җиң сызганып укыйсы гына кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading