Качалов театрында очрашулар. Театр турында сөйләшүләр
Качалов исемендәге театрның 225 еллыгы уңаеннан, "Качалов театрында очрашулар. Театр турында сөйләшүләр" проекты дәвам итә. Һәр ай саен сезон дәвамында Кече залда танылган артистлар белән очрашулар үткәрелә. Тамашачылар яраткан артистларына кызыксындырган сорауларын юллый алачак. Бүген алар белән очрашуга Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Геннадий Прытков килә.
Вакыты:. 17.00
Безнең заман җырлары. Автор җырлары концерты
УНИКС концертлар залында узучы әлеге концерт Стас Аршиновның якты истәлегенә багышлана. Ул "Апрель" автор җырлары клубын, "Айша" фестивален һәм бөтендөнья авторлар фестивален оештырган шәхес. Программада Вад һәм Вал. Мищуклар, К. Тарасов, А. Мирзаян, Г. Хомчик, Д. Богданов, Е. Фролова, С. Хутас һәм махсус кунак - Леонид Сергеевның катнашуы көтелә.
Вакыты: 19.00
Театрларда
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында - «Кечтүкле уен» (Башлана: 12.00) һәм «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш) мелодрамасы,
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында - «Әллә язмыш, әллә ялгыш...» комедиясе (автор - Н.Нестерова, И.Хафизов тәрҗемәсе) (Башлана: 17.00) Болакта театрында - "Зима" спектакле, (Вакыты: 19.00), "Угол" иҗат лабораториясе Ярослав Пулиновичның "Наташина мечта" пьесасын тәкъдим итә (Вакыты: 19.00).
Комментарийлар