16+

Хезмәт хакын вакытында түләмәү кыйммәткә төшәргә мөмкин: андыйларга 100 меңгә кадәр штраф яный

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә хезмәт түләвенә кагылышлы нормаларны бозган өчен, законга кертелә торган үзгәрешләр турында сүз барды.

Хезмәт хакын вакытында түләмәү кыйммәткә төшәргә мөмкин: андыйларга 100 меңгә кадәр штраф яный

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә хезмәт түләвенә кагылышлы нормаларны бозган өчен, законга кертелә торган үзгәрешләр турында сүз барды.

Алар эш белән тәэмин итүчеләрнең җаваплылыгын арттыру максатыннан кертелә.



Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова быел 3 нче июльдә "Хезмәт түләвенә кагылышлы нормаларны бозган өчен, эш белән тәэмин итүчеләрнең җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча Россиянең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында" 272 нче Федераль закон имзаланганын әйтте. Әлеге үзгәрешләр хезмәткәрләрне намуссыз эш белән тәэмин итүчеләрдән яклау максатыннан гамәлгә кертелгән. Закон 3 нче октябрьдә үз көченә керә.

Министр эш хакы түләмәү яки вакытында түләмичә тоткарлап торулар өчен кертелгән яңа закон нормаларын аңлатты. Закон нигезендә, акчалата компенсация күләмен арттыруның прогрессив шкаласы кертеләчәк (Россия Хезмәт кодексының 236 нчы маддәсе). Хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен эш бирүче оешма акчаны процентлар белән түләргә тиеш булачак. Компенсациянең күләме Россия Үзәк банкының төп ставкасынан 1/150 күләмендә булырга тиеш. Хәзерге норма буенча ул 1/300 гә тәңгәл.

Әгәр хезмәт хакы законда каралганнан кимрәк күләмдә билгеләнсә яки вакытында түләнмәсә, закон нигезендә, дәүләт хезмәт инспекторлары эш белән тәэмин итүче оешмаларны планнан тыш тикшерә алачак. Шулай ук, закон буенча, хезмәткәрләр үз хезмәт хокукларын яклау турында яшәү урыны буенча дәгъва белдерә алачак. Хәзерге вакытта ул эш бирүченең адресы буенча белдерелә.

"Бүген закон чыгаручы эшче ягына басты, процедураны гадиләштерде", - диде Эльмира Зарипова. Эш хакын түләмәү яки тулысынча түләмәү турындагы низагны чишү максатыннан дәгъва белдерү срогы 1 елга кадәр озайтылган. Моңарчы ул 3 ай тәшкил итте. Эштән чыгару турындагы низаг искәрмә - бу очракта дәгъва бирү вакыты 1 ай.

Эшен намуслы итеп башкармаган эш бирүчеләр өчен штрафлар арттырылачак. Бүген вазифаи затлар өчен санкцияләр 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр каралган. Хәзер закон буенча ул 20 мең сумга кадәр арттырыла. Юридик затлар өчен штрафның максималь күләме 100 мең сумга җитәргә мөмкин. Шулай ук, административ хилафлыкларга юл куйган затларга карата дисквалификация рәвешендәге санкцияләр арттырыла.

Министр закон буенча һәр 15 көн саен акча түләнергә тиешлеген искәртте. 16 нчы көнгә үз вакытында түләмәү башлана дигән сүз. "Бүген эш белән тәэмин итүче хезмәт хакын вакытында түләмәү үзенә кыйбаткарак төшәчәген аңлый башлады кебек. Ник дигәндә, прокуратурага, дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгатьләр саны кимеде. Бүген эшчеләрнең хокукый һәм юридик белеме дә артты. Кешеләр эшкә урнашканда килешү төзүне таләп итә. Бу соңгы 10 ел эчендә "соры базар"га каршы көрәш нәтиҗәләре дияргә була", - дип белдерде Эльмира Зарипова.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading