Шәһри Казан

Хиҗапны тыялар

Кабат хиҗапка каныгу бара. Әле күптән түгел генә үзебезнең Казанда, медицина көллиятендә хиҗап кию-кимәү тирәсендә гауга чыгып алган иде. Бу каныгу соңгы арада бөтен дөнья буйлап мөселманнар тирәсендә вазгыять куертылуының җимешедер, күрәсең.

Мөселманнарга тискәре төсмер биреп, «исламчылар» дип атау һәм төрле «изм» койрыклары тагу, АКШ һәм Израиль формалаштырган исламофобиянең Россиядә дә ныклап тамыр җәя башлавы шушы түгелме икән? Вазгыять акрынлап Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгарган фәтвадагы сыман, яулыкның уннан бер өлешен генә калдырып, башка яки муенга шарф итеп урап йөрүне модага кертү ягына таба бара сыман?
Менә Беренче каналдан берничә көн рәттән Ставрополь өлкәсенең Кара-Түбә урта мәктәбендәге хиҗап кию-кимәү белән бәйле мәсьәлә куертыла. Укытучылар хиҗап киюне, уку йортының уставыннан башлап, Россия Конституциясенә кадәр каршы килә, дип тәкрарлый. Ә ата-ана үз кызларының мәктәп бинасында шәригать кушканча киенә алу хокукларын суд аша дауларга тели. Ә хәзергә кызлар өчен дәрестән тыш, индивидуаль рәвештә белем бирү оештырылган. Күршедәге Карачай-Черкес укытучылары әлеге каршылыкны аеруча дикъкать белән күзәтә. Чөнки анда зур күпчелек мөселман гаиләләре, әмма дин аркасында укучыларның дәрес калдыруы күзәтелми. Мәсәлән, җиде яшьлек Карина мөселман гаиләсендә тәрбияләнә, әмма ул хиҗап кими. Ана кеше Ставропольдәге хәл турында ишеткән, әмма үз кызын андый шартларга куярга теләми, дип үрнәк китерәләр Беренче каналдан.
«Низагны тиз арада туктатырга кирәк. Мондый темалар ата-ана һәм балалар аша илдәге динара мөнәсәбәтләрне катлауландыру өчен тудырыла», - дип саный Төньяк-Кавказ Федераль округы буенча президентының вәкаләтле вәкиле Александр Хлопонин. «Без - кешенең рухи дини белем алуга булган хокукларын таный торган дөньяви ил. Рәхим итсеннәр, бездә кайлардадыр чынлап торып тиешенчә киенергә мөмкин булган дини мәктәпләр эшләп килә, Төньяк Кавказда алар хәзер бигрәк тә күп», - ди ул, кешенең дини хокуклары, кайда укуына карамастан, якланылырга тиеш икәнлеген исәпләмичә. Ул Кара-Түбә мәктәбе директоры Марина Савченкога терәк булырга, кирәк икән, дәүләт тарафыннан якларга да вәгъдә итә.
Танылган хокук яклаучы Людмила Алексеева да динилекне ассызыклаучы киемнәргә караганда мәктәп формасын өстенрәк күрә. Мөфти урынбасары Дамир Мөхетдинов исә, Ислам дине буенча балигълыкка җитмәгән кызларга хиҗап кию мәҗбүри түгеллеге хакында аңлатма бирә. «Хиҗап ул, киресенчә, чит кешеләрнең күзенә ташланып тормас өчен киелергә тиеш. Әгәр ул кире нәтиҗә бирә икән, димәк, куйган максатка ирешелми. Хиҗапны кияүдәге хатыннар үз статусларын ассызыклар өчен кия. Шуңа күрә мөселман илләрендә дә кызларның мәктәптә яланбаш йөрүен күзәтәбез», - ди Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары. Дамир хәзрәт ни өчендер аңлатмасына: «Балигълыкка җиткән мөселман кызы гаурәт җирләрен Коръәндә язылган рәвешле, йөзен, кул һәм аяк чукларын гына ачык калдырып каплап йөрергә тиеш!» - дигән җөмләне өстәргә «оныта».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: