16+

Хөкүмәт белән уен уйнарга ярамый

Россия Федерациясенең транспорт чараларына техник карау үткәрүгә кагылышлы законына кертелгән үзгәрешләр 2012 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә куела.

Хөкүмәт белән уен уйнарга ярамый

Россия Федерациясенең транспорт чараларына техник карау үткәрүгә кагылышлы законына кертелгән үзгәрешләр 2012 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә куела.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов белән Татарстан автомобиль иминиятләштерүчеләре берлеге президенты Рөстәм Сабиров закондагы яңалыкларны бәян иттеләр.
Моннан ары транспорт чараларына техник карауны Россия автомобиль иминиятләштерүчеләре берлеге (РСА) тарафыннан теркәлгән операторлар үткәрәчәк. 2012 елга кадәр гамәлдә булган техник карау станцияләренең дә хокуклары үз көчендә кала. Татарстан җирлегендә техник карау операторы - «Таттехконтроль» ачык акционерлык җәмгыяте. Заводтан чыккан елы да исәпләнелеп, яңа җиңел автомобильләр (авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган йөк автомобильләре), мотоцикллар беренче 3 елда техник карау узмый. 3-7 елга кадәрге аралыктагы транспорт чараларына техник карау 2 елга бер мәртәбә үткәрелә.
Өйрәтү максатындагы автомобильләргә, такси сыйфатында файдаланылучы автомобильләргә, автобусларга, пассажирлар йөртүгә көйләнелгән һәм хәвефле йөкләр ташучы машиналарга техник карауны 6 ай саен үткәрү мәҗбүри.
Төп яңалык: башта транспорт чарасына техник карау үткәреп талон аласың. Шуннан соң гына иминиятләштерү агентлыгында ОСАГО полисы бирелә. Такси, автобус, шулай ук пассажирлар яки хәвефле йөкләр йөртүче машиналар идарә итүчеләрдә техталон булу шарт. Гадәти җиңел автомобильләрдә техник карау узганлык талоны булмаган очракта административ җавапка тарту бетерелә.
Рифкать Миңнеханов: «ОСАГО полисын һәм техталоннарны шикле кешеләрдән сатып алмагыз. Техник карау мәсьәләсенә җитди карагыз, Хөкүмәт белән уен уйнарга ярамый», - дип искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading