16+

Хәлең ничек, солдат хатыны?

«Армиягә бармаган егеткә кызлар борылып та карамый иде», - дип искә ала әни үзләренең яшьлекләре турында. Бүген исә башка төрле заман, армиягә бару түгел, ә бармау - дәрәҗә. Әти-әнисенең кредитка сатып алган «военнигын» кыстырып, дөньяның артына тибеп яшәүче яшьләр нигә гаилә корып яки җәмгыятькә нинди дә булса файда китереп йөрсен...

Хәлең ничек, солдат хатыны?

«Армиягә бармаган егеткә кызлар борылып та карамый иде», - дип искә ала әни үзләренең яшьлекләре турында. Бүген исә башка төрле заман, армиягә бару түгел, ә бармау - дәрәҗә. Әти-әнисенең кредитка сатып алган «военнигын» кыстырып, дөньяның артына тибеп яшәүче яшьләр нигә гаилә корып яки җәмгыятькә нинди дә булса файда китереп йөрсен...

«Армиягә бармаган егеткә кызлар борылып та карамый иде», - дип искә ала әни үзләренең яшьлекләре турында. Бүген исә башка төрле заман, армиягә бару түгел, ә бармау - дәрәҗә. Әти-әнисенең кредитка сатып алган «военнигын» кыстырып, дөньяның артына тибеп яшәүче яшьләр нигә гаилә корып яки җәмгыятькә нинди дә булса файда китереп йөрсен ди. Әнә бит, акчаң булса, бөтен дөньясы каршыңда «Әпипә»гә бии...
Илнара белән Әмир яратышып, егермеләре тулар-тулмас өйләнештеләр. «Әмирнең армиягә барасы бар бит, нәрсәгә ашыгалар, ташлары кызганмыни», - диючеләр дә булмады түгел. Тик кайберәүләрнең, «ташлары кызып» та, уңда-сулда азынып, кырыкка кадәр өйләнми йөрүенә караганда, аларның яшьли өйләнешүе, бәлки, дөресрәктер. Дин буенча да иртә өйләнүнең бернинди дә гөнаһы юк.
Көмәнле вакыт, бала көтү - һәр нормаль гаилә өчен куаныч. Тик әлеге куанычны икең бергә тату, сабыйның йөрәк тибешен бергә тыңлап ләззәтләнү - чиксез бәхет. Әмир белән Илнарага әлеге бәхетле мизгелләрне бергә тату насыйп булмады инде. Укуын яңа бетергән ир военниксыз барыбер юньле эш табып булмаячагын аңлап, үз теләге белән армиягә китәргә булды. Тизрәк китсә, тизрәк кайтачак. Ә хатынына ай саен яшәргә җитәрлек пособие килеп торачак, дип ышандырдылар.
Август аенда декретка чыгып, бүгенге көндә өч айлык ул үстерүче Илнараның бала табу йортыннан баласын әтиле килеш әтисез алып чыгу мизгелләренең ачысын үз башыннан кичермәгән хатын-кыз барыбер аңламас. Ә менә декрет акчасын алганнан соң, бүгенге көнгә кадәр бер тиен пособие күрмәгән хатын-кызның хәлен, бәлки, аңлый алырлар. Бала туганнан башланган чыгымнарны саный башласаң, ай-һай бит. Әле ай саен ирең алып кайтып торган хезмәт хакының, бер ялгансыз, 5-6 меңе генә шул йодрык кадәр баланың кирәк-яракларына кереп бетә. Федераль закон нигезендә, алты айлык көмәне булган хатын-кыз, ирен армиягә алган очракта, бер тапкыр 19645,12 сум күләмендә, ә бала туганнан соң ай саен 8419,34 сум күләмендә пособие алырга тиеш. Тик августтан бирле язылган хатлар, шалтыратулар, Әмир чакырылган военкомат тарафыннан җибәрелгән запросларга һаман да җавап күренми әлегә. Әмир хезмәт иткән частьтан белешмә килмичә, бернинди дә пособие алу мөмкин түгел. Ярый, Илнараның бүгенге көндә ярдәменнән ташламаучы якыннары бар. Әгәр ярдәм итәрдәй кешең булмаса, балаңны тотып хәер соранырга чыгаргамы? Хәлең ничек, солдат хатыны, дип барыбер берәү дә сорамаячак, ярдәм кулы да сузмаячак. Ә менә «үзең гаепле» дип әйтәчәкләр анысы...
Гыйнвар аенда Татвоенкоматка мөрәҗәгать иткәннән соң, боз бераз кузгалгандай булды. Тик ул былтыр алынмый калган пособиеләр кире кайтарыламы, юкмы, әллә аларны кайтару өчен суд юллары таптарга туры киләчәкме - әлегә бер төрле генә җавап юк.
Тик шулай да, телевизорны ачса да, интернетны караса да, сөреме басылмаган Дагыстанда хезмәт итүче Әмиренең исән-сау кайтуын, улының әтисе кулында күкләргә чөелеп яратылуын күз алдына китерүче яшь әнинең хыяллары тормышка ашса иде... Сабыр төбе - сары алтын, диләр. Әлеге мәкаль, замана белән бергә бозылып, мәгънәсен генә җуя күрмәсен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading