Шәһри Казан

Хәрби билет урынына белешмә алмыйм дисәң

«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика хәрби комиссары Сергей Погодин әйткәнчә, язгы чакырылыш 15 июльдә тәмамлана. Кара Диңгез флотында 664 татарстанлы хезмәт куя, язгы чакырылыштан да анда 200 егетне җибәрү нормасы куелган. «Быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән федераль законнар буенча, армия чорын узмаган егетләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә урнашуда чикләүләр...

Реклама

Җитди сәбәпләре булмаса, 27 яшькә кадәрге һәммә ир-ат вакытлы хәрби хезмәткә чакырыла, - диде генерал-майор Погодин.
Татарстаннан 4 меңгә якын егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә җибәреләчәк. Хезмәт срогы - 1 ел.
Кемнәр кала?
Хәзер 2 нче дәрәҗәдәге яссытабанлылык кимчелеге һәм 2 нче стадиядәге буыннар артрозы авыруы булган ир-егетләр дә армиягә алына. 3 нче дәрәҗәдәге яссытабанлылар гына хәрби хезмәттән азат, аларга хәрби билет бирелә. Нигезле сәбәпләрсез хәрби хезмәткә барудан качып йөргән гражданнарга, 27 яше тулгач, хәрби билет урынына фәкать белешмә генә тоттырыла. Инвалид балаларга, I төркем инвалидларга, шулай ук чикләнелмәгән вакытка тапшырылган II һәм III төркем инвалидларга хәрби табиблык комиссиясен читтән торып (заочно) кына узу мөмкинлеге тудырылды. Ата-аналар авыруның медицина документларын яшәү урыннарындагы хәрби комиссариатларга китерергә тиеш.
«Армиягә барудан качып йөрү күренеше бетте диярлек. Солдатта булганнар, кайткач, төрле органнарга эшкә урнашканда өстенлекләрдән файдалана», - диде Сергей Погодин.
Солдат биштәре
Егетләргә, язма рәвештә ризалык бирсә, армиягә киткәндә электрон карта тутырыла. Әлеге картага солдатның яки матросның хезмәт чорындагы бөтен мәгълүматлары тупланыла, ул мәгълүмат Интернетка куелмый. Булачак солдатка кәрәзле телефон һәм көнкүреш кирәк-яраклары тутырылган биштәр бүләк ителә. Үзенең исемендәге «банк картасы»на хәрби хезмәте вакытында ай саен 2 мең сум, ятимнәргә 3 мең сум акча күчереп барыла. Армиядәге улының яки тәрбияләгән баласының банк картасына ата-аналар да билгеле бер күләмдә акча күчерә ала. Кәрәзле телефоныннан сөйләшүләрнең ай саен 30 минуты бушлай.
Хәлең ничек, улым?
Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре һәм авыл районнары 60 хәрби частька шефлык ярдәме күрсәтә. «Шәһәрләр генә түгел, Яшел Үзән, Алексеевск, Арча һәм Яңа Чишмә районнары да хәрби частьларга «видео күпер» оештырып, якташлары һәм солдат уллары белән аралаша. Бу ике якның да күңелләрен күтәреп җибәрә», - диде Сергей Погодин.
Казан гарнизонының хәрби прокуроры Сергей Горб: «Булачак солдатлар хәрби частьларга өлкәннәр күзәтчелегендә озатыла. Армия «дедовщина»дан арына бара. Узган ел, мәсәлән, Казан гарнизонында кыйнап имгәтү очрагы булмады. Әлбәттә, хәрби частьларда сугышып алулар булгалый. Андый мисалларны һәм җинаять очракларын хәрби прокуратура кичекмәстән тикшерә, гаеплеләргә кырыс чаралар күрә», - дип тынычландырды.
Ишетүгә, шалтырат!
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин армиягә бәйле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, һич икеләнмичә, түбәндәге «Кайнар элемтә» телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакырды.
Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы - 264-23-51;
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты - 570-31-56;
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының кыска санлы «Кайнар элемтә» телефоны - 05216.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: