16+

«Хәтер сандыгыннан»

«Шәһри Казан» газетасының «Хәтер сандыгыннан» дигән конкурс башлап җибәрүе турында хәбәр иткән идек инде. Конкурс Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан игълан ителде. Авылыгызда, сез яшәгән төбәкләрдә бик борынгы биналар, үзенең тарихи әһәмиятен җуймаган йортлар сакланып калгандыр. Фотога төшереп, шунда ук кыскача мәгълүмат язып, редакция адресына юллагыз. Бәлки, гаиләгезнең ядкаре булып, сандык...

«Хәтер сандыгыннан»

«Шәһри Казан» газетасының «Хәтер сандыгыннан» дигән конкурс башлап җибәрүе турында хәбәр иткән идек инде. Конкурс Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан игълан ителде. Авылыгызда, сез яшәгән төбәкләрдә бик борынгы биналар, үзенең тарихи әһәмиятен җуймаган йортлар сакланып калгандыр. Фотога төшереп, шунда ук кыскача мәгълүмат язып, редакция адресына юллагыз. Бәлки, гаиләгезнең ядкаре булып, сандык...

«Шәһри Казан» газетасының «Хәтер сандыгыннан» дигән конкурс башлап җибәрүе турында хәбәр иткән идек инде. Конкурс Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан игълан ителде. Авылыгызда, сез яшәгән төбәкләрдә бик борынгы биналар, үзенең тарихи әһәмиятен җуймаган йортлар сакланып калгандыр. Фотога төшереп, шунда ук кыскача мәгълүмат язып, редакция адресына юллагыз. Бәлки, гаиләгезнең ядкаре булып, сандык төбендә чиккән сөлгеләр, чулпы-муенсалар, бик борынгы, тарихи вакыйгаларны тасвирлаган фотосурәтләр саклана торгандыр. Аларны да, шулай ук фотосы һәм аңлатмасы белән бергә безгә җибәрегез (420066, Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 нче йорт. E-mail: shahrkzn@finet.ru). Бәйгегә йомгак ясаганда мәгълүматларның тулылыгына, аларның моңарчы беркайда да басылмаган булуына игътибар ителәчәк. Зинһар өчен, игътибар итегез, конкурсның шарты буенча язманың бер биттән артмавы һәм фотосурәт белән дәлилләнүе сорала. Конкурсыбызны башлап безнең таләпләргә туры килгән беренче материалны түбәндә бирәбез.
Җиңүчеләр ел ахырында билгеләнеп, түбәндәге бүләкләргә ия булачак:
беренче урын - ике бүләк, ЖК телевизор;
икенче урын - ике бүләк, фотоаппарат;
өченче урын - ике бүләк, электр иттарткычы.

Ташларда җан җылысы
Булат ҺАДИЕВ, Балтач, Арбор
Иске йортның чормасына менсәң, күңел ничектер үзгәреп китә. Хатирәләр елларны кире чорный башлый. Ә инде, чорма тәрәзәсеннән авылга баксаң, тарих тирәнлегенә үк кереп чумасың. Чөнки туган авылыбыз Арборга бик борынгы, XVII гасыр урталарында ук нигез салынган дип исәпләнә. Борынгы булса да, авылымның картаерга исәбе юк үзе, әнә урам буйлап нинди күркәм йортлар тезелгән. Иң-иң әүвәлге биналарны барлый башласаң, мөгаен, ул Әхмәтгәрәй мулланың нигезендә сакланып калган тимер ишекле келәттер. Ул безнең авылның указлы мулласы булган. Үзенең тырышлыгы белән 1898 елда авыл мәчетен яңартып, аңа җәмигъ мәчете статусы алуга ирешә, тиздән аның каршында ике бинадан торган мәдрәсә салдыра. Аның ишле гаиләсе, ике катлы йорты, каралты-курасы, аның тирәсендә бакчасы да була. Ул бакчада үскән шомырт, канәфер агачлары инде бетеп килә, ә менә 1900 елларда салынган таш келәте Әхмәтгәрәй мулланың нигезен хәзер дә саклап тора. Әхмәтгәрәй мулла турында авылдашыбыз, тарихчы Гарифҗан Мөхәммәтшин архивлардан эзләп, бик күп мәгълүмат туплады. Борынгы авылдашыбызның язмышы гыйбрәтле. Бу таш бинага да мин хәзер бөтенләй башка күздән карыйм, хуҗасының күңел җылысын тоям кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading