16+

Хәтерләрдә озак сакланыр

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, күренекле журналист, «ТАТМЕДИА» ААҖ генераль директорының киңәшчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич ШЕВЧУКның вафат булуы сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Владимир Николаевич Шевчук якты һәм яхшы күңелле, эчкерсез кеше иде. Республиканың күп кенә журналистлары өчен дус һәм...

Хәтерләрдә озак сакланыр

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, күренекле журналист, «ТАТМЕДИА» ААҖ генераль директорының киңәшчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич ШЕВЧУКның вафат булуы сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Владимир Николаевич Шевчук якты һәм яхшы күңелле, эчкерсез кеше иде. Республиканың күп кенә журналистлары өчен дус һәм...

В.Н.Шевчук 1953 елның 16 октябрендә Мурманскида туган. 1980 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын филолог белгечлеге буенча тәмамлаган. Университетны тәмамлаганнан соң, 1980-1983 елларда «Заполярный труд» газетасында мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире булып эшләгән, аннан соңгы елларда - хәбәрче, «Вечерняя Казань» газетасында бүлек мөдире, «Комсомолец Татарии» газетасының баш мөхәррире. 1989-2003 елларда - АПН-РИА «Новости»ның Идел буе бюросы үз хәбәрчесе, мөдире. 2002-2007 елларда - «Intertat.ru» электрон газетасының баш мөхәррире, 2007 елда - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ДУ генераль директорының беренче урынбасары. 2008 елдан «ТАТМЕДИА» ААҖ генераль директорының киңәшчесе иде.
2006 елдан Владимир Николаевич Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торды. Анда мәгълүмати сәясәт, сүз иреге һәм ММЧ эшчәнлеге буенча комиссия башында торды, ә 2008 елдан ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссияне җитәкли иде.
Журналистлык өлкәсендә эшләгән еллары эчендә Владимир Николаевич күп кенә бүләкләргә лаек булган. Ул Мурманск өлкәсе Журналистлар союзының өлкә премиясе лауреаты (1983), «Журналист» журналының ике шәхси премиясе һәм дипломнары (1985, 1986), «АПН Еллык Халыкара премиясе» (1990), ТР Журналистлар союзының «Бәллүр каләм» премиясе («Журналистикада исем» номинациясендә, 2005 ел) иясе. 2003 елда В.Н.Шевчукка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән иде. Ул «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» (2002), «Казанның 1000 еллыгы» (2005), «ОСАВИАХИМ - ДОСААФ-РОСТОга - 80 ел» медальләре белән бүләкләнгән. Шулай ук медальләр исемлегендә «Фидакарь хезмәте өчен» (2008), «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» (2010) бирелгәннәре дә бар.
Владимир Николаевичның якты истәлеге хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Редакциядән: әле узган атналарда гына, гадәттәгечә, хатын-кыз журналистларга мәзәкләр, шигырьләр сөйләп, комплиментлар ясап, күңелләрен күреп йөргән шаян һәм йомшак күңелле коллегабыз Владимир Шевчукның арабыздан китеп баруына ышанасы да килми. Һәр милләткә, һәр дингә хөрмәт белән караучы кеше иде ул. Урыны оҗмахта булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading