16+

Хәйриячелек республикага шәфкатьлелек алып килә

Безне гаиләдә кечкенәдән рәхим-шәфкатьле булырга, яхшылык кылырга үгетлиләр. Шуңа күрә дә үз яхшылыгың үзеңә кайтуын белеп үсәбез. Бу бик үтемле тормыш фәлсәфәсе. Тирә-яктагыларга ярдәм күрсәтү һәм игелекле гамәлләр кылу Татарстан халкының тормыш образына әйләнсә, хәйриячелек - бүгенге көндә республика сәясәтенең бер өлеше. Кичә Казанда сигезенче тапкыр уздырылучы «Ел хәйриячесе» республика...

Хәйриячелек республикага шәфкатьлелек алып килә

Безне гаиләдә кечкенәдән рәхим-шәфкатьле булырга, яхшылык кылырга үгетлиләр. Шуңа күрә дә үз яхшылыгың үзеңә кайтуын белеп үсәбез. Бу бик үтемле тормыш фәлсәфәсе. Тирә-яктагыларга ярдәм күрсәтү һәм игелекле гамәлләр кылу Татарстан халкының тормыш образына әйләнсә, хәйриячелек - бүгенге көндә республика сәясәтенең бер өлеше. Кичә Казанда сигезенче тапкыр уздырылучы «Ел хәйриячесе» республика...

Зур тату гаилә бәйрәмен хәтерләтте ул. Табын артында утырган өлкән буын вәкилләре - сугыш һәм тыл ветераннарына да, урта буын - хәйриячеләргә дә, үз канатлары астына ятим балаларны сыендыручы мәрхәмәтле җаннарга да, кечкенә сабыйларга да иң югары дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күрсәтелде.

Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең республикада хәйриячелек хәрәкәтенең ничек башланып китүен хәтерендә яңартуы да бик урынлы иде.

- 20 ел элек, Казанның 1000 еллыгына әзерлек барышында, без - республика җитәкчелеге, хакимият башлыклары белән җыелып сөйләштек тә хәйрия фонда оештырырга кирәк дигән карарга килдек. 1996 елны Аллаһы Тәгалә безгә зур уңыш бирде. Хакимият башлыклары: «Әйдәгез, хәйрия фонды исәбенә берәр центнер ашлык тапшырыйк!» - дигән тәкъдим ясадылар. Республиканың барлык авылларында җыеннар узды. Башлангычны бөтен игенчеләр дә бертавыштан яклады. Җыелган уңыш 32 миллиард сумны тәшкил итте. Ул акча Благовещенский соборын реконструкцияләүгә һәм «Кол Шәриф» мәчетен торгызуга китте. Шулай итеп, республикада хәйриячелек хәрәкәте башланды. Хәзерге көндә бу объектлар республиканың символы булып тора. Ә хәйриячелек республикада торган саен ныграк тарала, бу шатландыра, без үзгәрәбез, - диде ул, горурлануын яшермичә.

Бүгенге көндә республикада 250ләп хәйрия оешмасы эшли, социаль юнәлешле комерцияле булмаган оешмалар 450гә җитә. Ә «Ел хәйриячесе» бәйгесе номинантлары - алар үз районнары, республиканың икътисады һәм сәяси үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Олы йөрәкле эшмәкәрләрне, җитәкчеләрне һәм гап-гади кешеләрне «Эре һәм урта предприятиеләр», «Кече бизнес предприятия­се», «Шәхси эшмәкәрләр», «Коммерцияле булмаган оешмалар», «Физик затлар», «Хәйрия фондлары» арасында билгеләделәр. Шулай итеп, «2014 ел хәйриячесе» исеменә 61 оешма һәм кеше лаек булды. Азнакайдан Айрат Хафизов - шуларның берсе.

- Яхшылыкны эшлә дә суга сал, диләр. Шәхсән үзем изге гамәлләр кылып яшәү ягында булсам да, аны пиар өчен эшләү яклы түгел, - ди Айрат үзе. «Шуңа күрә болай ук зурламыйча, рәхмәт хаты гына җибәрсәләр дә, риза булыр идем», - дип тә өсти, ярымшаяртып.

Айрат җитәкләгән «Хә­тер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инде 15 елга якын инвалидлар оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеккә дә зур өлеш керткәннәр: үзләрендә эшләүче дүрт егетнең туган авылларында Совет сугышчыларына куелган һәйкәлләрне реставрацияләгәннәр.

- Үземнең дә әтием Шаһәдәт сугыш ветераны иде, шуңа күрә бу минем дә бурычым дип санадым, -ди Айрат.

Әйткәнемчә, бәйге быел сигезенче тапкыр уздырыла. 2007 елдан башлап катнашучылар республиканың социаль сорауларын хәл итүгә 22 миллиард сум акчаларын хәйрия кылганнар. Шул вакыт эчендә 1500 проект гамәлгә ашырылган. Бу хакта Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

- Хәйриячелек тәрбия­гә алынган балаларга да, күп балалы гаиләләргә дә, изге җирләрне торгызуга да кагыла. Һәм тагын бик күп, бик күп мәсьәләләр хәйриячелек хисабына хәл ителә. Бу проектны хупларга кирәк. Ул безнең республикага шәфкатьлелек алып килә, кешеләрне яхшы якка үзгәртә. Республика җитәкчелеге исеменнән сезнең һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә, - диде ул.

«Кояш алкасы» номинациясендә җиңүчеләр - эре предприятиеләр җитәкчеләре ул көнне бүләкне Татарстан лидеры кулыннан алды. Алар арасында «Татнефть», «Наско», «Татарстан банкы», «Таттелеком», «Камаз», «Ритэк» компанияләре һәм башкалар...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ишле һәм тату гаиләләренә - Костиннар (Мамадыш), Вәлиевләр (Нурлат) һәм Менделеевск районында 16 бала тәрбияләүче ике гаилә - Самариннарга «Lada Largus» автомобильләре дә бүләк итте.

Без изге гамәлләре белән башкаларга үрнәк булган олы йөрәкле ватандашларыбыз белән алга таба сезне таныштырырбыз әле. Шөкер, шәфкатьлелек, чыннан да, безнең өчен ят әйбер түгел. Һәр татарстанлы үз хезмәте, туган җиренә мәхәббәте белән уртак эшкә - республика үсешенә өлеш кертә ич.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading