16+

Иң өлкән кәләшкә – 83, иң яшенә – 15

Казанда 2012 елда 12 мең 366 гаилә барлыкка килгән, шуның 40 проценты - катнаш никах.

Иң өлкән кәләшкә – 83, иң яшенә – 15

Казанда 2012 елда 12 мең 366 гаилә барлыкка килгән, шуның 40 проценты - катнаш никах.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева чыгышында әйтелгәнчә, Казанда демография рекорды 1987 елда күзәтелгән. 1918 елдан соң тәүге мәртәбә елына 18 мең 730 бала туган. «2011 ел белән чагыштырганда, туучылар саны 12 процентка артты. Казан бу яктан Идел буе федераль округындагы Уфа, Самара, Түбән Новгород кебек миллион халыклы шәһәрләрдән алда бара», - диде Альбина Шәвәлиева.
Узган ел Казанда 13 мең 495 кешегә үлем акты теркәлгән. Туучыларның 10 мең 633е - малайлар, ә 9 мең 946сы - кызлар. Күпчелек балаларны 25-40 яшьләрдәге хатын-кызлар тапкан. Иң яшь анага - 15, ә өлкәненә 50 яшь. «Кәбисә ел булганлыктан, узган ел 12 мең 366 пар гына язылышты. Бу аннан алдагы елгыдан 687гә ким. Иң өлкән кәләшкә - 83, иң яшенә - 15, кияүләрнең иң өлкәне 87дә, ә иң яше 17дә иде», - диде Альбина Шәвәлиева. Узган ел 5 мең 161 гаилә аерылышкан.
Мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен белдереп, мэр Илсур Метшин: «Узган ел Казанда 1 миллион квадрат метрдан артык торак төзелде, 50 мең агач утыртылды һәм балалар туу буенча рекордлы сан теркәлде. Мондый кадерле рекорд быел да күзәтелсен иде, чөнки балалар санына бәйле рәвештә, киләчәктә балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеше планлаштырыла. «Кояшлы шәһәр» торак комплексында 1 мең балага исәпләнгән яхшы мәктәп ачылачак. Азинода 50 мең бала бар, анда ДРКБ филиалы төзелә. Универсиаданың Казансу буенда төзелүче медиаүзәге бинасы соңыннан шәһәр ЗАГСы булачак. Әлеге матур сарайда никахлашучылар саны тагын да артыр дип ышанам. ЗАГСка никахлашуга интернет аша гариза биреп булса, аерылышу очрагында уйлана-уйлана җәяү килү таләп ителсен иде. Гаиләләр таркалмасыннар иде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading