16+

Җиңү рухы – йөрәкләрдә

Бу көннәрдә барыбыз да зур бәйрәм рухы белән яшәдек - Җиңү көне. Һәр яз дәһшәтле сугыш белән арабызны елдан‑ел ерагайта, ләкин, кызганыч, тере тарих - ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Ничек кенә булмасын, Бөек Ватан сугышы эзе тынычлыкның кадерен белергә, шөкер итәргә өнди, ветераннарыбызның батырлыгы - үлемсез.

Җиңү рухы – йөрәкләрдә

Бу көннәрдә барыбыз да зур бәйрәм рухы белән яшәдек - Җиңү көне. Һәр яз дәһшәтле сугыш белән арабызны елдан‑ел ерагайта, ләкин, кызганыч, тере тарих - ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Ничек кенә булмасын, Бөек Ватан сугышы эзе тынычлыкның кадерен белергә, шөкер итәргә өнди, ветераннарыбызның батырлыгы - үлемсез.

...Кечкенә чактан күңелгә бер хатирә искә уелып калган... Җылы, матур бер көн, авыл уртасындагы безгә ул чакта бик‑бик зур булып тоелган һәйкәл янында «партком» абзый кызып‑кызып сөйли:

- Иптәшләр, бүген без Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм итәбез! Яу кырыннан кайтмый калганнарны искә алабыз. Совет халкы коммунистлар партиясе җитәкчелегендә явыз фашист илбасарларын җиңде! Яшәсен коммунистлар партиясе, иптәшләр!!!

Сыек кына алкышлар. Өлкәнрәк апалар, әбиләр һәм бераз кырысрак йөз­ле абыйлар, бабайлар янында шарлар бәйләнгән яшь тал ботакларын тотып, без дә басып торабыз... Кырыс йөзле абыйларның күбесенең түшендә - матур ялтырап торган медальләр, орденнар. Күп иде кебек алар.

Митинг тәмамлана. Медальләрен чыңлатып, ул вакытта шул җитмешләр тирәсендә булган ике авыл агае кибеткә таба юнәлә. Бераздан сыңар аяклы Фатыйх бабай да әкрен генә кибеткә таба титаклый. Култык таякларын кысып тоткангамы, аның йөзе ничектер усалрак булып истә калган.

Унҗиде яшеннән сугышка китеп, Кызыл Йолдыз ордены белән кайткан Зыяфетдин абый да кибеткә кереп чыга. Кайбер көннәрдә Зыяфетдин абый авыл буйлап: «Огонь, батарея», - дип кычкырып йөри һәм үзе кычкырганга үзе үк башын каплап, җиргә ята... Аның кушаматы да Бәтәрәй. Сугышта артиллерия батареясы белән командовать иткән ул. Контузия алган.

Хәзер шуларны искә төшерәм дә уйлыйм: ул вакытта шул ук Зыяфетдин абзыйга нибары 49 яшь булган икән бит. Әгъдәс абыйга да. Башкалары да шул 50-60, күп булса, 70 тирәсендә. Ничек тиз үтә икән гомер дигәнең. Юк инде аларның бүген берсе дә. Белүемчә, күрше авылларда да калмады сугышны ерып исән‑­имин кайтканнар. Сугышка дүрт малаен озатып, берсенең генә булса да әйләнеп кайтканын күрмәгән усал Зөһрә карчык та юк. Дүрт малаен сугышта югалтып, шуларны гомер буе капка төбендә көтеп саташып үлгән, яшьлегендә авылның бер шаяны булган Кәрәк бабай да юк. Гани, Вәли абзыйлар, Бәтәрәй Зыяф та юк. Те­ге «партком» абзый да юк. Киттеләр. Сугыш беткәнгә дә инде 30 түгел - 71 ел. Инде сугыш алдыннан туганнар да берәм‑берәм китеп бара.

Ә хәтер бар. Җиңүчеләр сафы сирәгәйсә дә, йөрәк­ләргә салынган Җиңү рухы бар. Үз илеңне яклау, яклардай уллар үстерү - бөек эш. Шуңа Җиңү бәйрәме дә Бөек ул. Шулай булып калачак та.

Татарстанда 65 214 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары исәпләнә. Шул исәптән республикада сугышта катнашкан 2658 ветеран һәм сугыш инвалиды, 57 565 тыл хезмәтчәне яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading