16+

Иң салкын кыш буласы, диләр...

Сентябрь ахырында ук кар явар дип кем уйлаган бит?! Мондый көзне күргән юк иде әле, дип гаҗәпләнә халык.

Иң салкын кыш буласы, диләр...

Сентябрь ахырында ук кар явар дип кем уйлаган бит?! Мондый көзне күргән юк иде әле, дип гаҗәпләнә халык.

Синоптиклар быелгы кышны да бер дә җылы булачак дими әле: йөз ел эчендә иң салкыны булмагае, дигән фаразлар бар. Хәер, хәзер киләчәктә һава торышының нинди булачагын төгәл генә әйтеп буламы икән ул?! Әле бит глобаль җылыну турында сүз бара иде югыйсә... Ә алдагы көннәрдә исә безне матур, кояшлы көннәр көтә, дип сөендерә синоптиклар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республикада яңгыр явуы көтелми, аязучан болытлы һава, температура: +4-9 градус. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә табигать безне кояшлы һава торышы белән сөендерәчәк. Төннәрен салкын булса да, көндезге якта кояш үз җылысын бүләк итәчәк әле. Күптән көтелгән әбиләр чуагы да килеп җитте, күрәсең. Алтын көзнең матурлыгы белән хозурланып калырга да, бакчадагы эшләрне төгәлләп, алынмаган яшелчәләрне алып, урнаштырып куярга да була...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading