16+

Иң шәп Сабан туе – Миңгәрдә

Саба районының Миңгәр авылында була торган Сабан туен Саба районы халкы гына түгел, бөтен республика кешеләре яратып өлгерде инде. Сабан туе турында сүз чыкса: «Иң шәбе Миңгәрдә инде аның», - дигән сүзләрне күп ишетәсең. Быел биредә Сабан туе 9 июнь көнне 16.00 сәгатьтә башлана. Барып күрергә теләгәннәр өчен аның программасын...

Иң шәп Сабан туе – Миңгәрдә

Саба районының Миңгәр авылында була торган Сабан туен Саба районы халкы гына түгел, бөтен республика кешеләре яратып өлгерде инде. Сабан туе турында сүз чыкса: «Иң шәбе Миңгәрдә инде аның», - дигән сүзләрне күп ишетәсең. Быел биредә Сабан туе 9 июнь көнне 16.00 сәгатьтә башлана. Барып күрергә теләгәннәр өчен аның программасын...

Сабан туе мәйданына төп керү урынында 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кунакларны каршы алып торачаклар. 19.00дән 21.00 сәгатькә кадәр халыкның күңелен ди-джейлар күрсә, 21.30дан 24.00 сәгатькә кадәр биредә Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» ансамбле чыгышы көтелә. Акваторияне үз итүчеләр 17.00 сәгатьтә суда үткәреләчәк спорт ярышларына керми кала алмаслар, мөгаен. Шулай ук биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен күл тирәли велосипед ярышлары, «Тарзанка» аттракционы да оештырыла. 23.00 сәгатьтә күл тирәсен салют яктыртачак. «Экстрим» мәйданында чын ир-егетләрне көтеп калалар. 19.15 сәгатьтә «Чын ир-атлар» өчен төрле киртәләрне кичеп чыгу ярышы башланса, 19.30да квадроциклларда күрсәтмә чыгышларны күреп хозурланырга була. 20.00дә исә «Багги» ярышлары башланып китәчәк. 18.00дән 21.00 сәгатькә кадәр Мишә елгасы ярындагы мәйданда «Балык тоту», «Гладиатор», «Тарзанка», «Суга егылма», «Көймә белән узышу» һәм «Тау патшасы» уеннары үткәреләчәк. Җыр-моң өлкәсенә килгәндә, программа бик тә бай. Кунаклар өчен каралган сәхнәдә 21.00 сәгатьтә Хәмдүнә Тимергалиева һәм Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллиннар катнашында башланган концерт 22.00 сәгатьтә Россия йолдызлары чыгышлары белән дәвам итәчәк. 23.00 сәгатьтә - салют һәм Айдар Галимовның җыр театры чыгышы. Салават Фәтхетдинов сәхнәсендә исә 18.00 сәгатьтә төрле ярышлар, шахмат турниры узачак. 21.00дә - Алмаз Хәмзин, Рәшит Шамкай, «Мунча ташы» эстрада театры кебек юмор осталары чыгышлары. 23.00 сәгатьтә биредә шулай ук салют һәм «Салават» эстрада театры чыгышы. «Балалар дөньясы» дип аталган мәйданчыкта 17.00дән 20.00 сәгатькә кадәр балалар өчен төрле уен-ярышлар, концертлар уздырылачак. 19.30да балалар арасында милли көрәш буенча квалификацияләр бирелә. Спорт уеннары мәйданында да 18.00 сәгатьтән 20.00гә чаклы төрле спорт ярышлары барачак.
Төп мәйданның программасы:
18.00 - «Сабан туе. Миңгәр-2012» фильмын карау.
19.00 - Сабан туеның тантаналы ачылышы. «Сәйдәш» бию ансамбле чыгышы һәм иске техника парады.
20.00 - күптөрле кызыклы конкурслар («Капчык киеп йөгерү», «Катыктан акча эзләү», «Сыер саву», «Чүлмәк вату» һ.б.) белән концерт программасы.
21.00 - ярышларның финалы.
Яшьләр өчен тәгаенләнгән сәхнә дә 18.00 сәгатьтән алып төнге 1гә кадәр гөрләячәк. 18.00 дә - күбекле дискотека, 20.30да - «Айфара» төркеме чыгышы, 21.30да - Салават Миңнехановның һәм «TATAR STAR» проекты чыгышлары, 22.30да «Мәйдан» телеканалыннан «Видеодискотека» көтелә. 23.00дә бар мәйданны яктырткан бәйрәм салютыннан соң дискотека тагын дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading