16+

Иң яхшы волонтерлар Мәскәү белән Севастополь шәһәрләрендә узучы Җиңү парадында катнашу хокукына ия була (ПРОГРАММА)

Иң яхшы волонтерлар Мәскәү белән Севастополь шәһәрләрендә узучы Җиңү парадында катнашу хокукына ия була (ПРОГРАММА)

Бөек Җиңү көненә республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары да җиң сызганып әзерләнә. Алар «Хәтер аллеясы»нда алмагачлар утыртачак, сугыш турында шигырьләр сөйләп, Казан Кремлендә "Җиңү көне" җырын башкарачак.

Инде биш ел рәттән «Отечество» белән «Курс» иҗтимагый яшьләр оешмасы Җиңү паркында алмагачлар утырта. Бу "Хәтер аллеясы" Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында ятып калганнарга гына багышланмаган. Биредә Әфган, Чечня, Грузия, Сириядә барган бәрелешләрдә вафат булганнарны да искә алалар. Елдан-ел зуррак мәйданны биләп торучы ак алмагачлар киләчәк буынга дәхшәтле сугыш еллары истәлеге булып торачак.

"Шигырьләр аша сугыш" ("Война в стихах") акциясе беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 70 еллыгына оештырылган чара. Ул вакытта активистлар сугыш турында 70 шигырьне сәнгатьле итеп сөйләп видеотасмага яздырган. Быел исә яшьләр әдәбиятнең көмеш чоры шагырьләренең Ватанга багышлап язган 30 әсәрен әзерли.

- Шигырьләрне эзтабарлар сөйләячәк. Аларның сугышка карашы үзгә, шуңа да бу сүзләр алар авызыннан яңгырырга тиеш, - диде "Татарстан Республикасының волонтерлар үсеш үзәге" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова.

Әлеге видеотасмалар социаль челтәрләрдә таратылачак. Әсәрләр көн-төн интернетта утыручы яшьләргә барып җитәр, аларда ватанпәрвәрлек рухы уятыр дигән өметтә кала оештыручылар
"Җиңү волонтерлары" да үзенчәлекле патриотик дәрес алып бара. Алар сугыш ветераннары каберләрен барлый, караучысыз калган каберләрне тәртиптә тота. Шулай ук яшьләр бу каберләрнең координаталарын билгеләп бөтенроссия электрон картасына урнаштыра. Хәзер һәйкәлләр, мемориаль такталар белән бергә һәр ветеранның кайда күмелгәнен интернет аша гына да карап булачак.

Быел беренче тапкыр Казан Кремле инициативасы белән 9 май көнне Тупчы мәйданында иртәнге 11 сәгатьтән, кичке 7гә кадәр активистлар "Җиңү көне" җырын башкарачак. Әлеге чарага теләгән һәр кеше кушыла ала. Ә җыр сүзләрен белмәүчеләргә аны махсус флаер белән таратачаклар. Шулай ук Кремль тирәсендә "Җиңү көне" дигән кызыклы квест-чаралар оештырыла.

Җиңү бәйрәме алдыннан яшьләр аеруча да актив булырга тырыша, чөнки иң яхшы волонтерлар Мәскәү белән Севастополь шәһәрләрендә узучы Җиңү парадында катнашу хокукына ия була. Ә бу һәр активист өчен иң зур бүләк. Быел бу ике парадта республика исеменнән 4 яшь кеше катнаша.


Яшьләр оештырган башка чаралар:

5 май - Яшьләр ветераннар өчен концерт куя
(Сугыш ветераннары госпителе (Исаев урамы, 5)

6 май - «Җиңү көе" республика оркестрлары чыгышы
(Кремль яр буенда)

7 май - «Җиңү көне" флешмобы
(Казан Кремле)

8 май - Бөтенреспублика ветераннары өчен зур концерт
(Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры)

9 май - "Үлемсез полк" чарасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading