16+

Иң яхшы чемпионат Россиядә уза

– Алдагы матчларда спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Безне кызык уен көтә дип ышанам. Ике команда да җиңү өчен уйнаячак

Иң яхшы чемпионат Россиядә уза

– Алдагы матчларда спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Безне кызык уен көтә дип ышанам. Ике команда да җиңү өчен уйнаячак

Берничә сәгатьтән Самара стадионында Россия белән Уругвай командалары матчы узачак. Ике команда өчен дә мөһим матч көтелә, дип белдерде Россиянең спорт министры Павел Колобков видеоконференция режимында узган матбугат очрашуында.

– Россия командасына килгәндә, алдагы матчларда спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Безне кызык уен көтә дип ышанам. Ике команда да җиңү өчен уйнаячак, – диде ул.

Уругвайның спорт министры Фернандо Касерес футбол буенча чемпионатның моннан сиксән сигез ел элек Уругвайда булуын искә алып үтте.

– Дөньялар да, замана да, илләр дә үзгәрә. Ә футболны элеккечә яратабыз. Безнең халык футбол белән яши, – диде ул.

Россиядә чемпионатның югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклап, тарихта иң яхшы чемпионат булуын билгеләп үтте Фернандо Касерес.

– Инфраструктура да, яшәү, күнегүләр үткәрү, уеннар өчен дә шартлар яхшы. Без күнегүләрне Түбән Новгородта уздырдык. Барысы да яхшы, без барысыннан да канәгать. Югары дәрәҗәдә каршы алдылар. Рус классик әдәбияты белән яхшы танышбыз. Рус халкы рус әдәбиятында сурәтләнгән кебек үк икән. Россия халкының спорт белән шөгыльләнүе күренеп тора. Моның өчен инфраструктаралар да булдырылган. Ачык күңелле Россия халкына рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде ул.

Фернандо Касерес һава торышының да комачауламавын, эссегә зарланмауларын әйтте.
Уругвайның Олимпия комитеты президенты Хулио Маглионе сүзләренчә, бүген узачак матч футбол бәйрәмен бүләк итәчәк.

Матбугат очрашуында сүз стадионнарның әзерлеге турында да барды. Аерым алганда, шактый бәхәсләр булган Самара стадионы турында да. Павел Колобков аның чемпионатка әзер булуын һәм шәһәрнең визит карточкасы булып торуын әйтте.

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading