16+

Җиңүчеләр билгеле

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга һәм республикабызда Тукай елы игълан ителүгә багышланган «Шул вакытта мин кулыма китап алам» бәйгесе тәмамланды!

Җиңүчеләр билгеле

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга һәм республикабызда Тукай елы игълан ителүгә багышланган «Шул вакытта мин кулыма китап алам» бәйгесе тәмамланды!

Әлеге конкурсны үткәрергә матди ярдәм күрсәткән иганәчебез, газетабызның якын дусты Роберт Бильсур улы ЗӘКИЕВкә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аның ярдәме белән Тукаебызны, галиҗәнап китапны янәдән бер кат зурлый алдык.
Конкурска килгән язмаларны укып, Бөек Тукаебызга булган халык мәхәббәтенең ихласлыгына, чынлыкта да китапның бетмәс-төкәнмәс рухи азык бирүенә, шагыйрьнең «Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта, рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка» дигән сүзләрнең хаклыгына янәдән бер кат инандык. Ә менә «Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул, сөйләве яхшы, күңелле - шагыйранә ялган ул», дигән юлларны шагыйребез безне тынычландырыр өчен генә язган, ахрысы. Һәрхәлдә, конкурска килгән язмаларны укып куркуга калган, шик-шөбһәгә бирелгән вакытлар да булмады түгел. Инде конкурсыбызның нәтиҗәләре белән дә таныштырыйк.
Беренче номинация: «Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын»
I урын - Харис Габделхаков, Мари Эл Республикасы. «Тирән хатирәле китабым». Бүләк - ЖК телевизор.
II урын - Халидә Ибраһимова, Балтач, Түнтәр. «Тукай белән беренче очрашу». Бүләк - тузансуырткыч.
III урын - Минниса Фәсхетдинова, Яшел Үзән, Түбән Урысбага. «Китап укылмаган көн - буш көн». Бүләк - микродулкынлы мич.
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева (Мөслим, Түбән Табын) «Китап миңа юаныч булды» язмасы өчен кызыксындыру бүләге - DVD-плеер белән бүләкләнә.

Икенче номинация: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр»
I урын - Гөлфия Солтанова, Лаеш. «Ишек тоткасы». Бүләк - ЖК телевизор.
II урын - Сиринә Хәмидуллина, Бөгелмә. «Төнге күренеш» Бүләк - тузансуырткыч.
III урын - Людмила Ефимова, Казан. «Әллә җен, әллә өрәк?» Бүләк - микродулкынлы мич.
Хәмит Бадиков (Әтнә, Каенсар) «Җен-шайтан барлыгы хак сүз» язмасы өчен, Алсу Сәмигуллина (Буа, Яңа Чәчкап) «Гыйлем җеннәре» язмасы өчен кызыксындыру бүләкләре - DVD-плеерлар белән бүләкләнәләр.
Җиңүчеләрне чын күңелебездән котлыйбыз. Конкурсны йомгаклау, бүләкләрне тапшыру тантанасы 26 гыйнвар көнне сәгать көндезге 11.00дә «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә (Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 нче йорт) булачак. Жиңүчеләрнең 562-50-12 телефоны буенча элемтәгә чыгуларын сорыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading