16+

Җиңүчеләр бүләкләнде, ә татар теленә урын табылмады

Ябылу тантанасында явып киткән яңгыр кәефне әллә ни кыра алмады. Ә менә җиңүчеләрне игълан итү фәкать инглиз телендә генә баруы ошамады.

Җиңүчеләр бүләкләнде, ә татар теленә урын табылмады

Ябылу тантанасында явып киткән яңгыр кәефне әллә ни кыра алмады. Ә менә җиңүчеләрне игълан итү фәкать инглиз телендә генә баруы ошамады.

Ворлдскиллс чемпионатының бер алтын, бер көмеш һәм бер бронза медале Татарстанга калды. Россия җыелма командасында катнашкан Татарстан егетләре югары уңышларга иреште. 

"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Чаллы егете Айдар Минеев беренче урынны алды. Айдар В. Д. Поташов исемендәге техник колледжның өченче курсын тәмамлаган. Прототиплар ясау белән кечкенәдән шөгыльләнгән. Чемпионатта исә су асты камерасы прототибын ясаган. Егет уңышка ирешүнең серен экспертлар һәм тренерлар белән ныклап эшләү нәтиҗәсендә күрә. Бүләкләү тантанасыннан соң ул Татарстан, Россия өчен горурлануын белдерде. Киләчәктә Айдар тормышын индустрия, инженерия белән бәйләргә җыена. Шунысын да әйтергә кирәк: аның бертуган абыйсы да Ворлдскиллс хәрәкәтендә. Альберт Минеев "Инженер дизайны" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабидагы ярышта профессионализм өчен медальон алган.

Тумышы белән Яшел Үзәннән булган Ислам Нигъмәтуллин "Мәгълүмати кабель челтәрләр" компетенциясендә көмеш медаль яулады. Бүләкләү тантанасына бер көн кала ул “ШК”га биремнең катлаулы булуын, кем көчле шул җиңәр дигән иде. Исламның өч ел тырышып эшләвенең нәтиҗәсе эзсез булмады, аңа көмеш медаль тапшырдылар. 

Ислам Нигъмәтуллин быел Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлаган. 

Ә менә Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов "Мобиль робототехника" компетенциясендә бронза медаль алдылар. Егетләрнең югарырак уңышка ирешә алмаулары өчен кәефләре кырылган кебек сизелде. Зуррак уңышка өметләнгән идек, диде алар. Ничек булса да, алар җиңүчеләр пьедесталына менде. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешсеннәр!

«Матбугатта басма технологияләр» компетенциясендә алтын медаль алган Мәскәү кызы Елизавета Степанова сүзләренчә, җиңү өчен якынары, дусларының, остазларыбыз, экспертларның көч биреп торуы булышкан. 

– Аларның ярдәменнән башка җиңү дә булмаган булыр иде. Мин бу җиңү турында хыялландым, хәтта төшемә дә керде, – диде ул. Елизавета әлеге өлкәдә белемнәрен күтәрергә һәм Ворлдскиллс хәрәкәтендә үзен тренер буларак сынап карарга тели. 

WorldSkills чемпионатының төп җиңүчесе итеп иң күп балл җыйган Анастасия Камнева билгеләнде. Аның исемен сәхнәдә WorldSkills президенты Саймон Бартли үзе игълан итте. Ярославль кызы Анастасия сөенеченнән елап, сүзләрен дә әйтә алмады. Аның кичерешләрен һәркем сүзсез генә аңлады. Анастасия "Лаборатор химик анализ" компетенциясендә җиңгән. Ул да җиңәчәгенә ышанган булган. 

Россиядән чемпионатта Россиянең төрле төбәкләреннән 63 вәкил катнашты: 18-25 яшьлек 14 кыз һәм 49 егет. Чемпионатның гомуми нәтиҗәләре буенча Россия командасы, гомуми зачетта 22 медаль белән, икенче урынны алды. Беренчедә – Кытай, өченчедә – Көньяк Корея. 

Чемпионатның ябылу тантанасыннан соң чарага килгән Россия Президенты Владимир Путин "Казан Арена" стадионында Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте. 

"Сезгә әйтәсем килә – булдырдыгыз, – диде Владимир Путин Россия җыелма командасы вәкилләренә. – Мин әле генә WorldSkills International җитәкчелеге белән сөйләштем, аларның да исе киткән. Ярышларны оештырудан гына түгел, ә безнең команда нәтиҗәләреннән дә. Ә нәтиҗәләр бик әйбәт, бу дәрәҗәдәге алдагы ярышлар белән чагыштырганда күпкә алга китү сизелә. Һәм бөтен компетенцияләрдә диеп була. Без бик горурланабыз! Сезгә дә бу – тормышыгызда һәм профессиональ карьерада зур үзгәреш, дип уйлыйм”. 

Владимир Путин сүзләренчә, WorldSkills ярышларында катнашучылар эш урыннарында WorldSkillsта катнашу нәрсә икәнен күрсәтә алачак, бу медальләр очраклы гына түгел, алар сәләт, тырышлык һәм иң мөһиме – һәр эштә профессиядә иң югары казаныш булган компетенцияләр барлыгын исбатлау аша алынган. 
Владимир Путин ярышларны оештыручыларга да рәхмәт белдерде. "Казан ярышларны уздыру өчен, катнашучылар өчен бөтен шартларны булдырды, – диде ул.

– Бу да безнең казаныш, безнең компетенция. Һәм, әлбәттә, остазлар, тренерлар турында онытырга ярамый, бу кешеләр дә иң югары бәяләүгә лаеклы, алар сезнең уңышларга ирешүегезне тәэмин итте. Әлбәттә, бөтенесе дә спорт ярышларына ияләшкән, ә һөнәри осталыкта ярышу хакында аз беләләр. Ышанам, WorldSkills хәрәкәте алга таба да үсәчәк, чөнки сез чын осталар булуыгызны күрсәтәсез, бу буш сүзләр түгел, сезнең эшегез, дөресен әйткәндә, сәнгать дәрәҗәсендә, ә бу тагын да күбрәк игътибар җәлеп итәчәк.

Сүз уңаеннан әйтим әле: ябылу тантанасында явып киткән яңгыр кәефне әллә ни кыра алмады. Ә менә җиңүчеләрне игълан итү фәкать инглиз телендә генә баруы ошап бетмәде. Яңгыры бер сынау булса, инглизчә белмәүчеләргә монысы икенче сынау булды. Әмма безнең халык аптырап кала торган түгел, барысына да рәттән рәхәтләнеп кул чапты. Ә җиңүчеләрнең сөенечле күз яшьләрен яңгыр юды. Бездә яңгыр уңышка дигән гыйбарә бар. Ә уңыш барыбыз өчен дә кирәк!

ФОТО: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading