16+

Идарәче компанияләрнең рейтингын әзерлиләр

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәге 2013 елдан бирле эшләп килә. Идарә итү компанияләре белән бәйле мәсьәләләр, торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сорауларга җавапларны халык нәкъ менә шушы үзәктә таба ала.

Идарәче компанияләрнең рейтингын әзерлиләр

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәге 2013 елдан бирле эшләп килә. Идарә итү компанияләре белән бәйле мәсьәләләр, торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сорауларга җавапларны халык нәкъ менә шушы үзәктә таба ала.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен кеше мәктәп яшеннән үк белеп үсәргә тиеш, дип саный республика иҗтимагый палата әгъзасы, Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәгенең башкаручы директоры Дмитрий Романов. Шуңа да V сыйныфтан ук укучыларга торак- коммуналь хезмәтләр буенча барысы да аңлатып язылган буклетлар тараталар, мәктәпләрдә энергияне экономияләү турында сөйлиләр, республика халкына ярдәм итү максатыннан «Грамоталы кулланучы мәктәбе» оештыралар. Үзәкнең «кайнар элемтә» телефоны да күп кенә шикаятьләр кабул итә.

Халыкны төрле сораулар борчый. Җылылык сезоны башлангач та, кемдер фатирларга җылылык килеп җитми дип шалтырата, икенчеләр артык эссе булудан зарлана икән. Өлкән кешеләр арасында заманча коммуникацияләрдән файдалана белмәүчеләр җитәрлек. «Халыкка күп очракта мәгълүмат җитми», - дип саный Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәгенең рәисе Михаил Застела. Шуңа да аңлашылмаган сораулар тугач та, кул кушырып утырырга түгел, ә үзәккә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Үзәк белгечләре кешеләргә ничек итеп дөрес гариза тутырудан алып, торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә нинди хаталар җибәрмәскә кирәклегенә кадәр барысын да бәйнә-бәйнә аңлатачаклар.
Михаил Застела әйтүенчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күп кенә проблемалар бүген идарәче компанияләрне лицензияләү системасындагы җитешсезлекләр белән бәйләнгән.
- Мәктәптә начар уку­чылар истә кала бит, шуның кебек, озак еллар эшләү дәверендә без дә намуссыз компанияләрне хәтердә калдырабыз.Судка барып җиткән, проблемалар тудырган идарәче компанияләр дә бар. Аларны бүген аерып әйтмим. Әмма тиздән республиканың торак фондына хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләрнең рейтингын бастырып чыгарырга тырышабыз, - диде Михаил Застела.
Әлеге рейтингны төзегәндә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен дә исәпкә алачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading