16+

«Икмәк базары» архитектура комплексы яңартыла

Казанда тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен төзекләндерү чаралары дәвам итә. Профсоюзлар урамындагы 12 нче йорт та әлеге исемлеккә керә.

«Икмәк базары» архитектура комплексы яңартыла

Казанда тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен төзекләндерү чаралары дәвам итә. Профсоюзлар урамындагы 12 нче йорт та әлеге исемлеккә керә.

«Икмәк базары сәүдә рәтләре» XVIII гасырда барлыкка килгән. Сәүдәгәр А.Меркулов 1874 елда сәүдә рәтләренең бер өлешенә торак йорт (Профсоюзлар ур., 12) төзеткән. Йортның дивары бизәкле. Иң сөенечлесе - йорт эчендәге ике борынгы мич сакланып калган. Аның берсе - Саксония фабрикасында, ә икенчесе Витебск шәһәрендә ясалган нәкыш белән бизәлгән.
- «Икмәк базары» архитектура комплексын төзекләндерү эшләренең барышы күпләр өчен үрнәк мисал. Шәһәр белән инвестор фикере тулысынча тәңгәл килә, - диде мэр Илсур Метшин эш сәфәре вакытында. «Osnova» компаниясе башлыгы Эдуард Колтун таныштырганча, комплексның бер бинасы инде төзекләндерелгән. Мичләрне төзекләндерүгә күп көч һәм тырышлык куелган. Әлеге мичләр яңартылган бинага урнашачак кибетнең зиннәтле бизәге булып торачаклар. Профсоюзлар урамындагы «Икмәк базары» комплексы 2002 елдан бирле шәхси милек санала. Эдуард Колтун аңлатканча, Казандагы тарихи биналарны Президент боерыгыннан соң киң колачлы төзекләндерүләр башлангач кына банклар кредитларны кулайрак процентларда бирергә ризалашкан. «Osnova» компаниясе тарихи-мәдәни мирас исемлегендәге башка биналарны да төзекләндерүгә алынырга ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading